Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Уку елын – яңа көч белән

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова белән район август конференциясенең пленар өлеше алдыннан яңа уку елына әзерлек, алда торган бурычлар хакында сөйләштек.

– Раниза Митҗановна, быелгы уку елын нинди состав белән башлыйбыз?


–Районыбызның мәгариф оешмалары челтәрен 34 балалар бакчасы, 1 башлангыч мәктәп – балалар бакчасы, 7 башлангыч, 6 урта, 17 төп мәктәп, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбе, сәламәтлекләре чикле балалар өчен Такталачык  мәктәп-интернаты һәм Актаныш технология техникумы тәшкил итә. Район мәктәпләрендә 3260 укучы һәм балалар бакчасында 1035 бала белем һәм тәрбия ала.


Узган уку елында мәгариф оешмалары  челтәрендә түбәндәге үзгәрешләр булды: оптимизация кысаларында Зөбәер һәм Качкын башлангыч белем бирү мәктәпләре белем бирүдән туктады. Бу 
мәктәпләрнең укучылары укуларын Пучы урта мәктәбендә дәвам итәчәкләр. Качкын, Айман балалар бакчасы контингент булмау сәбәпле, үз эшчәнлеген туктаттылар.


–Белем бирүдә кадрлар төп рольне уйный. Кадрлар җитәме?


– Бүгенге көндә районда 635  педагогик хезмәткәр эшли.   Аларның 85 проценты  югары белемле. 523 укытучы квалификацион категориягә ия.   Шуларның 153е – югары, 370е  беренче квалификацион категорияле. 112 укытучының квалификацион категориясе юк.
Белем бирү процессының сыйфат күрсәткечләре 
педагогларның сыйфат составы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа бәйле рәвештә педагогик 
аттестация тагын да зур әһәмияткә ия. Узган уку елында 67 педагог аттестация үтте, шушы 67 укытучының 41е үз квалификацион категориясен күтәрде. Елдан-ел укытучыларыбызның квалификацион категория үтүләренең үсеше күзәтелә.
Кызганычка каршы, районыбызда кадрлар составы өлкәнәя. 
Педагогларыбызның уртача яше – 45. Бу уку елында Казан федераль университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаган 4 яшь укытучы районыбыз мәктәпләренә эшкә кайтты.
Бүген инглиз теле, математика, рус теле, физика укытучыларына ихтыяҗ зур. Бигрәк тә бу проблема төп белем бирү мәктәпләрендә күзәтелә. Әлегә бу мәсьәләне башка фән укытучыларын кабаттан әзерләү, пенсия яшендәге мөгаллимнәр хисабына хәл итәргә туры килә.

Рузилә Хәсәнованың әлеге язмасы белән тулырак "Актаныш таңнары" газетасының 26 август саныннан танышырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев