Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Укучылар саны аз булудан уку шартлары кимемәсен

Август ахырында Күҗәкә авылында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия чарасы үткәрелде. Быел бу җирлектә 4 бала беренчегә бара. Мәктәп кирәк-яраклары бүләк итеп, белем иленә озату тантанасында алар дулкынландыргыч бәйрәм шатлыгы кичерделәр. Әлеге бәйрәм чарасында район башлыгы Фаил Камаев, Россия федераль казначылыгының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис...

Август ахырында Күҗәкә авылында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" хәйрия чарасы үткәрелде. Быел бу җирлектә 4 бала беренчегә бара. Мәктәп кирәк-яраклары бүләк итеп, белем иленә озату тантанасында алар дулкынландыргыч бәйрәм шатлыгы кичерделәр.
Әлеге бәйрәм чарасында район башлыгы Фаил Камаев, Россия федераль казначылыгының Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов, "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев катнашты.
Быел Күҗәкә мәктәбендә - 2, Адай мәктәбендә 2 бала беренче сыйныфта белем алачак. Аларның саны аз, билгеле. Шуңа карамастан, сыйфатлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш.
Фаил Камаев:
- Безнең балалар бервакытта да мохтаҗлыкта, җитешсез дөньяда яшәмәсеннәр. Аларга шушы җирлекнең горурлыгы булырлык яхшы белем, тәрбия алу өчен барлык мөмкинлекләрне дә булдырырга тиешбез, - дип, бу сүзләре белән залда утыручы авыл халкына, мәгариф хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.
Укырга баручы кечкенә балаларның үзләренә карап, "Балалар, әйткән сүзегездә торыгыз, яхшы укыгыз, сәламәт булыгыз, әти-әниләрегезне сөендереп, акыллы-тәүфыйклы кешеләр булып үсегез!" - диде.
Рөстәм Нуриәхмәтовның районыбыз буенча узучы мондый очрашуларда беренче тапкыр катнашуы түгел. Күҗәкә авыл җирлегенә дә ул зур бүләкләр белән килгән иде. Беренче сыйныфка баручы укучыларны 1 сентябрь - Белем бәйрәме белән тәбрикләп, Казаннан алып килгән бүләкләрен тапшырды.
Күҗәкә һәм Адай мәктәбе укытучылар коллективлары да, ярдәм кулы сузган шәхси эшмәкәрләр булышлыгы белән, бүләкләр әзерләгәннәр.
Бәйрәм чарасын мөгаллимә Дания Сәлахова алып барды. Шулай ук, Фәнзилә һәм Хәниф Шәйхетдиновлар гаиләсендә тәрбияләнүче берсеннән-берсе матур 6 кызчык залда утыручыларга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр.
Шәхси хуҗалыклар дәүләт ярдәменә таяна алалар
Шул ук көнне Күҗәкә авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр белән халык җыены булып узды. Җыелышны авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рәйхан Галимҗанова алып барды.
Күҗәкә, Адай, Уръяды авылларында эшләнгән эшләр, яшәп килгән проблемалар хакында җанлы сөйләшү булды. Җыелышта катнашучылар район башлыгына үзләрен борчыган проблемаларын җиткереп, җирлектәге тормышны яхшырту буенча ярдәм сорадылар. Һәр авылдан да су, юл мәсьәләләре һәм кибет, медпункт кебек көндәлек халыкка хезмәт күрсәтүче социаль оешмаларның эшчәнлеген җанландыруга кагылышлы сорау-
үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Фаил Камаев район тормышы белән таныштырып:
- Районыбыздагы барлык мөһим эшләр дә республика программалары нигезендә тормышка ашырыла. Төзелешләр, ремонт эшләре киң колач белән бара, социаль объектлар яңартыла. Үсеш программалары алдагы елларда да районыбыз авылларында төзелеш эшләре алып барырга мөмкинлек бирер, - диде.
Район башлыгы авылларда кече ферма булдыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның тырышлыгын югары бәяләде.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен шартлар тудырыла. Сыер асраучыларга дәүләт субсидияләре бирелә. Фермер хуҗалыкларына ярдәм күрсәтелә. Шәхси хуҗалыкларда кем күпме мал асрарга тели - шулкадәр асрау мөмкинлеге бирелә, бу нисбәттән безнең республикада бернинди чикләү дә юк. Гаилә фермалары төзүчеләргә, үз эшчәнлекләрен башлап җибәрүчеләргә дәүләт программалары аша субсидияләр алырга ярдәм итәбез, - дип, район җитәкчесе авылларда терлек асраучыларга теләктәшлек күрсәтүен белдерде.
Быел районнан ике гаилә фермасы дәүләт ярдәме алган, шуның берсе - Күҗәкә җирлегеннән.
Җыелыш тәмамланганнан соң, Күҗәкә авылы сәхнәсендә "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбленең концерты булды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

{mpremote}http://youtu.be/mj-zn9TOZZc{/mpremote}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев