Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

УҢЫШКА ЮЛ: Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат алдынгылары хөрмәтләнде (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Өченче ел үткәрелеп килүче хөрмәтләү тантанасына, гадәттәгечә, күп санлы дәрәҗәле кунаклар, район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, гимназиядә белем алучы укучыларның ата-аналары чакырулы иде.

11 май көнне Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты 2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча "Уңышка юл" дип исемләнгән алдынгыларны хөрмәтләү тантанасын оештырды. 

Район мәдәният йорты бу көнне сәләтлеләрнең укудагы уңышларын, дәрестән тыш вакытта тормышка ашырган проектларын, гомумән, аларның тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлеген тулысынча чагылдырган мәйданга әверелде. 

Ел саен үткәрелеп килүче хөрмәтләү тантанасына, гадәттәгечә, күп санлы дәрәҗәле кунаклар, район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, гимназиядә белем алучы укучыларның ата-аналары чакырулы иде. 


Бүген сәләтле  балалар өчен гуманитар гимная-интернат педагоглары, укучылар,әти-әниләр  тәбрик сүзләрен район башлыгы Энгель Фәттаховтан, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиевтан, “Казан ачык талантлар университеты” оешмасы башкарма директоры Айдар Акмаловтан һ.б. кабул итеп алды. 


Укуда, олимпиадаларда  яхшы күрсәткечләргә ирешкән сәләтлеләр, югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән педагоглар Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр, бүләкләр белән хөрмәтләнде.


Чарадан тулы фоторепортажны безнең сайттан дүшәмбе карарга онытмагыз! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев