Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Умартачылык серләре

МАРТ АЕ КАЛЕНДАРЬДӘ: ҺӘВӘСКӘР УМАРТАЧЫ НИШЛИ?

Кешеләр дә, терлекләр, кошлар да, бар табигать сагынып көтеп алган язның тәүге ае, икенчерәк итеп атасак, елның өченче мизгеле дияргә була. Бу ай көннәрендә умарта кортларының хәлен ешрак белеп торырга кирәк дип киңәш итсәләр дә, без исебезгә төшкән саен алар янына ашыкмыйбыз.

                                 Үзебез, мәсәлән, кирәк дип исәпләгәндә генә киләбез. Артык көчле шауласалар яки летоктан чыгарга омтылсалар, сәбәбен ачыклыйбыз. Һава җитмиме? Алай булганда, аскы летокны тулысынча  ачабыз. Калай рәшәткәне алмыйбыз. Дымлылык ничек? Аны көйләргә тырышабыз.
                                 Ачыгуларын сизсәк, тагын җитәрлек азык бирәм дә эшем бетеп тора. Нигә алар янына көн саен килеп бимазаларга?! Ә менә язгы сулар агып омшаникка кермәсен өчен, тирә-ягындагы һәм өстендәге карын көрәү зыянлы түгел.Умарта урыннарын кардан ачтырабыз. Аларны иртә яздан эшлибез. Кортларны тышка чыгаргач, чүпрәкләрен ачмыйча гына, дымлы  мендәрләрен алып, корыларга алыштырырга әзерләп куябыз. Кортларга, тышка чыккач, язгы салкын тиючән.  
                                    Җылы җитсен өчен чүпрәк белән мендәр арасына җәяргә кәгазьләр җитәрлек әзерләнә. Кәгазьне кортлар язгы очышны ясап, тынычлангач та җайлап җәеп, эшен бетерәбез. Моны озакка сузмыйбыз. Язның да төрлечә килүе яхшы билгеле. Хәзерге табигать шартларының артык кинәт үзгәрүчәнлеген кем генә белми. Әле генә җылы, иртәгәдән салкынча көннәр башлана. Я киресенчә була. 

Умарталарга күз-колак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев