Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Сөт бизнесында уңышка ирешү

Хуҗалык табыш китерсен өчен аның белән ничек идарә итәргә? Фирманың икътисады нинди күрсәткечләрдән төзелүе, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында безгә ашату буенча консультант Андрианов Илья сөйләр.

Илья Андрианов –  мөгезле эре терлекләрне ашату технологы, ООО “Диалог Трейд”

Мөгезле эре терлекләрне ашату буенча эксперт. Барлык төркемнәр буенча мөгезле эре терлекләрне ашату рационын исәпли. Сөт фермаларын планлаштыру һәм эшләтеп җибәрү, терлек азыгы әзерләү, эре фермаларда идарә итү һәм мотивация системасын төзү һәм көйләү проектларын эшләү буенча махсуслаша.

Фермалардагы икътисад, беренче чиратта, дөрес идарә итүдән гыйбарәт, ягъни исәпкә алу һәм дисциплина булганда, терлекләр физиологиясе дә нормада.

Идарә итү-ферма уңышының бик әһәмиятле күрсәткече, без нәрсә белән идарә итүебезне, хайваннарның физиологик торышын, нинди савым булуын, ничә буаз хайван булуын, азык конверсиясе нинди, без кулланган продуктларның маржинальлеген, таналарның никадәр дөрес үсүен аңларга тиеш.

Идарә итү  - мәгълүматны дөрес туплау нигезендә төзелә. Мәгълүматлар никадәр дөрес булса, шулкадәр  тиз арада дөрес карарлар кабул ителәчәк. Төгәл булмаган мәгъләматларга нигезләнгән хуҗалыклар нәтиҗәләргә ирешә алмыйлар, ягъни аларның акчасы да, сөте дә булмый.

Хайваннар физиологиясе дигәндә, сез нәрсәне күз алдында тотасыз?

Хуҗалыкта савымның уртача көннәре 180-нән артмаса - бу табышлы көтү.

Әгәр дә хайван 200 көнлек савым узгач буаз булмаса, ул сөтне сәләте булганча бирмәячәк, ә  күп азык ашап, май җыячак һәм лактация ахырында аның проблемалары барлыкка киләчәк. Кешеләрдә продуктив яшь - ул 30-50 яшь булса, ә сыерда ул 30-180 савым көне. Нәкъ менә шуның белән хуҗалыкта икътисадның иң зур күләме төзелә дә инде.

Бу мәсьәләдә генетика никадәр мөһим?

Генетика алга таба зур адым ясады, ул лактациягә ким дигәндә 16000 кг бирә алган, югары продуктив хайван алу мөмкинлеген ачты. Бүгенге көндә Россиядә хәтта уңышлы хуҗалыкларда уртача күрсәткеч 10 000 - 12 000 кг. Әгәр сез хуҗалыкта генетика белән шөгыльләнәсез икән, киләсе биш елда югары генетик потенциалы булган көтү алачаксыз.

Хуҗалыкта чыгымнарның зур өлеше терлек азыгына туры килә, бу мәсьәләдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Азык сатып алу чыгымнарын киметү өчен ким дигәндә 40% сыйфатлы азык әзерләү мөһим, чөнки бу зур инвестицияләр. Басуда азык никадәр яхшырак әзерләнсә, эшкәртелү, энергия никадәр югарырак булса, шулкадәр кимрәк аксым һәм крахмал азык сатып алырга туры килә.

Дөрес ашату – ул бүгенге көн сөте, дөрес сайланган рацион белән без билгеле бер мизгелләрне тигезли алабыз, яхшы җитештерүчәнлек бирә һәм туклануның маржинальлеген күзәтә алабыз.

Уңышлы сөт бизнесын алып баруның барлык нечкәлекләрен яхшырак белер өчен, сезне 17 ноябрьдә Казанда һәм 18 ноябрьдә Чаллыда узачак семинарга чакырам.

Семинарда без күпьеллык тикшеренүләр турында сөйләячәкбез, Alltech һәм WWS компанияләреннән сөт терлекчелеге өлкәсендә дөнья лидерларының уңышлы рационнарын төзү буенча эш тәҗрибәсе һәм нәтиҗәләре белән уртаклашачакбыз.

ООО «Диалог-Трейд». Реклама

ТОКЕН КРЕАТИВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев