Район башлыгы Энгель Фәттахов «Бердәм Россия» праймеризында катнашты
Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән бүген Россия Федерациясе территориясендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен алдан тавыш бирүдә катнашты.
Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Иртәнге тугызга участокка килүчеләр саны берничә дистәдән арткан иде инде.
Алдан тавыш бирүгә июнь башында йомгак ясала. Россия Дәүләт Думасына сайлауларда катнашачак кандидатлар исемлеге партия съездында раслана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев