Актанышта укытучылар бәйрәме үтте
Әлеге чарага Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов та чакырылган иде.
Укытучы көне-үзенчәлекле җылы бәйрәм. Чөнки аны мәктәп бусагасын атлап кергән һәркем билгеләп үтә. Шул уңайдан, бүген 3 октябрь көнне Актаныш бүләк базасында бик матур чара булды.
Ул үзенчәлекле башланып китте. Ничәмә-ничә еллар балаларга белем бирүдә хезмәт куйган ветеран укытучыларны искә алу бәйрәмне тулыландырып, баетып җибәрде.
Укытучылар бәйрәмен башлап, район башлыгы Энгель Фәттахов педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, киләчәк эшләрендә уңышлар теләде. Укытуда уңышларга ирешүчеләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева мәгариф хезмәткәрләренә үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм үз һөнәрендә аеруча зур уңышларга ирешкән укытучыларга бүләкләр тапшырды.
Узган уку елында юбилейларын каршы алган укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район укытучыларының профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов тәбрик итте.
"Ел сыйныф" һәм "ел укытучы" бәйгеләре җиңүчеләрен район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәбрик итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев