Автотуташларга - сюрприз
Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.
Бүген Актанышның 2нче урта мәктәбе ЮИД отряды ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә "Автотуташларга - сюрприз" исеме астындагы чара оештырдылар. Туташ һәм ханымнарны туктатып, яхшы кәеф һәм имин юллар теләп открыткалар бүләк иттеләр. Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев