Реклама
В республике
М12 автотрассасын төзү Татарстанда экологияне сакларга мөмкинлек бирәчәк
Автомобиль юлын төзү яңа агачлар утыртуны һәм тавыштан саклаучы экраннар урнаштыруны күздә тота.
Мәскәү - Казан М12 автомагистрален торак пунктларны урап төзү, Татарстанда экологияне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, чөнки ул компенсация урман утыртмаларын күздә тота. Мондый фикерне «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү институты профессоры, транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры Михаил Блинкин әйтте.
«Юл төзүнең дөньякүләм практикасында “компенсация” урманнары утырту, кыргый хайваннарны миграцияләү өчен күтәртмәләр, эстакадалар һәм башка инженер корылмалары ярдәмендә юл аша чыгу мөмкинлекләре каралган. Җитди эшләнгән проектта экологик инженерия объектлары булачак. Бу һәрвакыт исәпкә алына, бигрәк тә сүз югары техник категорияле 1А автомобиль юлы турында барганда», – дип сөйләде ул.
Профессор аңлатканча, торак төзелешен транспорт тавышыннан саклау өчен автомобиль юлының төп йөреше буенда акустик тавыш саклау экраны урнаштырылачак. Шул ук вакытта автотрасса үзе йортларга якынаячак. Торак пунктлардан ераклык 100 метрдан 1,7 километрга кадәр тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юл буйлап урнашкан районнар икътисады үсешенә автотрасса өстәмә этәргеч бирәчәк. Яңа АЗС, отельләр, ял итү мәйданчыклары һәм кафелар кергән күп функцияле комплекслар төзеләчәк. Нәтиҗәдә җирле халык өчен эш урыннары артачак, шулай ук кәрәзле элемтә сыйфаты да яхшырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев