Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Бүген Актаныш районы делегациясе Изге Болгар җыенында катнаша

Бүген, 18 майда Спас районында «Изге Болгар җыены» уза. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү истәлегенә багышланган җыен 1989 елдан оештырыла. Быелгы җыенда елдагыча район башлыгы Ленар Зарипов һәм имам- мөхтәсиб Руслан Мортазин җитәкчелегендә Актаныш районы делегациясе дә катнаша.

Бүген иң элек мәртәбәле җыен кунаклары борынгы Хан мәчете урнашкан җирдә җәмәгать намазы укыды. Мөселманнар дин юлында һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата- бабалар рухына, шулай ук мөселман өммәте һәм Россия өчен Аллаһтан иминлек сорап дога кылды. Шулай ук билбау көрәше буенча «БДБ чемпионаты» Халыкара ярышларының тантаналы чаралары һәм гала-матчы 18 майда «Изге Болгар җыены» кысаларында уза. Гала-матч финалында Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе илләреннән иң яхшы көрәшчеләр көч сынаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев