Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Бүген Татарстанда һәм Башкортстанда магнит бураны нәтиҗәсендә төньяк балкышы күзәтелде

10-11 майда магнит бураны булды. Ул Татарстан белән Башкортстан табигатенә тәэсир итте. Биредә төньяк балкышы күзәтелде.

2003 елның октябрендә беренче тапкыр Җирдә иң көчле, G5 дәрәҗәсендәге магнит бураны булган иде. Геомагнит бураны 2024 елның май ялларда янә барлыкка килде. Магнит буранының сәбәпчесе- кояшта безнең планетадан 17 тапкыр зуррак тап барлыкка килгән.

 

Галимнәр көчле магнит бураны элемтә чараларына, электр челтәрләренә, GPS, галәм җиһазларына, иярчен навигациясенә һәм башка кайбер системнарга тәэсир итәргә мөмкин дип кисәтә. 

 

2003 елда Кояш атмосферасындагы энергия шартлавы нәтиҗәсендә Швециядә электр челтәрләрендә өзелү очраклары булды, Көньяк Африкада хәтта трансформаторларга зыян килде. 

 

Магнит бураны Татарстан белән Башкортстан табигатенә дә тәэсир итте. Биредә төньяк балкышы күзәтелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев