Казаннан Шанхайга кадәр велосипедта: Александр Локалов Актанышта кунакта булды
«Беренчеләр хәрәкәте»нең Актаныш районы медиа-юнәлеше лидеры Әминә Гимадиева велосипедчы-сәяхәтче Александр Локалов белән эксклюзив подкаст яздырды.
Александр бүген гаять зур сәяхәттә – ул Казаннан Шанхайга кадәр велосипедта 8888 чакрым юл үтә.
Бу – көчле рух, ныклы ихтыяр һәм зур максат таләп итә торган сәяхәт.
14–16 июль көннәрендә Александр безнең районда кунак булды. Ул «Бүләк» ял лагеренда «Классная встреча» үткәреп, балалар белән аралашты, сәяхәте, әзерлеге һәм юлдагы кызыклы вакыйгалары турында сөйләде.
Актанышлылар сәяхәтчегә хәерле юллар, исән-имин сәяхәт һәм уңышлар теләп озатып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев