«Актаныш-информ» журналисты Ләйсән Газизова «Татнефть» конкурсында икенче урын яулады
«Татнефть» федераль, республика һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары арасында 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган конкурс үткәрде. Әлеге конкурста «Актаныш-информ» редакциясенең журналисты Ләйсән Глүс кызы Газизова «Социаль челтәрләр, интернет-платформалар һәм радио материаллары» номинациясендә икенче урынга лаек булды.