Актаныш районы җитәкчеләре муниципаль берләшмәләр советының ХХ съездында катнашты
Актаныш муниципаль районы җитәкчеләре, район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы Муниципаль берләшмәләр советы ассоциациясенең ХХ съездында катнашты.
Җыен барышында агымдагы ел нәтиҗәләре ясалды, муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды, киләсе чорга бурычлар билгеләнде. Съезд тәҗрибә уртаклашу, җирле үзидарә органнары эшен камилләштерү юлларын билгеләү өчен әһәмиятле мәйданчык булды.
Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасы Муниципаль берләшмәләр советы» ассоциациясенең юбилей – ХХ съезды эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Асгат Сәфәров катнашты.
Чарага республикадагы 956 муниципаль берәмлек башлыгы – делегатлар, шулай ук 300дән артык чакырылган кунак җыелды. Алар арасында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстаннан сайланган федераль дәрәҗә депутатлары, федераль хакимият органнары вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, җәмәгать оешмалары активистлары һәм җирле үзидарә ветераннары бар иде.
Татарстанда җирле үзидарә системасы үз эшен 2005 елның көзендә башлап җибәрде. Нәкъ шул чорда республика халкы беренче тапкыр 999 муниципаль берәмлек депутатларын сайлады. Ә инде 2006 елның 22 мартында Муниципаль берләшмәләр советының беренче съезды узды һәм Ассоциация рәсми рәвештә оешты.
Узган ике дистә ел эчендә республикада җирле үзидарә өчен ныклы хокукый һәм оештыру нигезе булдырылды, зур идарә тәҗрибәсе тупланды, инфраструктураны үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы программалар гамәлгә ашырылды. Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек эшли, җирле хакимият органнарында 15 меңгә якын кеше хезмәт куя, шул исәптән 7,5 мең депутат.
Юбилей съезд кысаларында берничә әһәмиятле чара узды. Татарстан Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда еллык смотр-конкурс җиңүчеләре булган муниципаль берләшмәләр вәкилләренә автомобильләр һәм автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасы уздырылды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Шулай ук төп программа башланыр алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучы муниципаль депутатлар белән очрашу узды.
Съездның төп темаларының берсе – агымдагы елда җирле үзидарә системасының үсеш нәтиҗәләре булды. Ассоциация рәисе Экзам Гобәйдуллин үз докладында Совет эшчәнлегенә хисап ясады. Ул быелгы съездда беренче тапкыр махсус хәрби операциядә катнашкан депутатлар катнашуын ассызыклады. Аның сүзләренчә, соңгы муниципаль сайлауларда СВОда катнашкан 113 кандидат җиңү яулаган.
Экзам Гобәйдуллин муниципалитетларның махсус операция башланганнан бирле фронтка һәм хәрбиләр гаиләләренә ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Гуманитар йөкләр җыю, урыннардагы проблемаларны хәл итүдә район һәм авыл җирлекләре башлыклары «тыл командирлары»на әверелде, дип ассызыклады ул.
Съездда шулай ук милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, инфраструктура үсеше, авыл икътисады, яшьләрне авылда калдыру, муниципальара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Аерым игътибар 2013 елдан гамәлдә булган үзара салым программасына бирелде. Әлеге еллар эчендә программа кысаларында авылларны үстерүгә халык средстволарыннан 3 млрд сумнан артык, республика бюджетыннан исә якынча 12 млрд сум юнәлдерелгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында муниципаль хакимиятләр алдында торган төп бурычларны билгеләде. Ул республика икътисадының катлаулы шартларга карамастан үсешен дәвам итүен, инвестицияләр күләме, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы күрсәткечләренең артуын ассызыклады. Шулай ук 2026 елның Татарстанда Хәрби һәм хезмәт даны елы итеп игълан ителүен искәртте.
Рәис муниципаль берләшмәләрнең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдәге зур өлешен югары бәяләде, гуманитар ярдәм оештыруда актив катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.
Съезд ахырында Экзам Гобәйдуллин бертавыштан яңадан Ассоциация рәисе итеп сайланды, идарә органнарының яңа составы расланды. Шулай ук дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының уртак эшчәнлеге өчен өстенлекле бурычлар билгеләнде.
Материал «Татарстан Республикасы Муниципаль берләшмәләр советы» ассоциациясе сайты яңалыклары нигезендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев