Актаныш районында коррупциягә каршы көрәш һәм муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре каралды
Бүген Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта мәгариф өлкәсендә коррупцияне профилактикалау, мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу, шулай ук муниципаль милек һәм җир ресурсларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Утырышны комиссия рәисе, Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде.
Мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы эшчәнлек турында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, мәгариф системасында коррупцияне кисәтү — белем бирү сыйфатын саклау һәм яшь буында гаделлек, җаваплылык кыйммәтләрен формалаштыруның мөһим юнәлешләренең берсе.
Чыгыш барышында мәгариф оешмаларында коррупциягә каршы норматив-хокукый база белән эшләү, мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау, педагогларның һөнәри этика нормаларын үтәү, хезмәткәрләрне закон таләпләре белән таныштыру буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләнде.
Район мәгариф идарәсендә һәм белем бирү учреждениеләрендә коррупцияне профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар даими үткәрелә. Укучылар арасында хокукый белем бирү, коррупциягә каршы темаларны тәрбияви чараларга кертү, иҗади конкурслар оештыру бу юнәлештәге мөһим эшләрдән тора.
Шулай ук утырышта муниципаль милекне һәм җир ресурсларын нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре каралды. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зайнетдинов Булат Рифатович тарафыннан җир участокларын арендага бирү, муниципаль милекне сату, аукционнар үткәрү һәм арендалау түләүләрен контрольдә тоту буенча башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Бүгенге көндә муниципаль реестрда җир участокларын арендага бирү буенча 1467 килешү исәптә тора. Муниципаль милек һәм җир участокларын сату бары тик закон таләпләренә туры китереп, электрон сәүдә мәйданчыклары аша башкарыла.
Утырышта муниципаль милекне нәтиҗәле файдалану, бюджет керемнәрен арттыру һәм коррупциягә каршы эшчәнлекне камилләштерү буенча алдагы бурычлар билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев