Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Актаныш районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Бүген Актаныш муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Ленар Зарипов алып барды.

Көн тәртибенә террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы өч мәсьәлә кертелде.

Беренче мәсьәлә кысаларында ягулык-энергетика комплексы объектларының, су белән тәэмин итү һәм су агызып җибәрү системаларының террорчылыкка каршы яклану дәрәҗәсе каралды. Әлеге мәсьәлә буенча Актаныш районы прокуроры Линар Ибраһимов чыгыш ясады.

Икенче мәсьәлә авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эшчәнлегенә багышланды. Шулай ук дини оешмалар белән эш, район территориясендә вакытлыча яшәүчеләр, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр, авыл җирлекләрендә урнашкан объектларның террорчылыкка каршы сакланышы мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге юнәлеш буенча

Киров авыл җирлеге башлыгы Динар Даутов,

Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Марат Исламов,

Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насирова чыгыш ясады.

Өченче мәсьәләдә Актаныш муниципаль районы территориясендә террорчылык һәм экстремистик күренешләрне кисәтү чаралары каралды.

Утырыш ахырында комиссия рәисе Ленар Зарипов йомгаклау сүзе белән чыгыш ясады. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев