Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Актаныштагы «Ватанны саклаучылар» фондына көн дәвамында төрле сорау белән 5-10 кеше мөрәҗәгать итә

Махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызга һәм аларның якыннарына ярдәм йөзеннән Актаныш районында «Ватанны саклаучылар» фондының җирле бүлекчәсе эшләп килә.

Социаль координатор Бариева Ландыш Фирдәвис кызына көн дәвамында төрле сорау белән 5-10 кеше мөрәҗәгать итә. Тиешле түләүләрне, медицина һәм социаль тернәкләндерүне, дарулар белән тәэмин итүне, психологик ярдәмне, тернәкләндерүнең техник чараларын һәм шифаханә-курорт дәвалауны үз эченә алган барлык тиешле чараларны алуда, шулай ук ветераннарны яңадан укытуда һәм эшкә урнаштыру буенча ярдәм күрсәтелә.

«Ватанны саклаучылар» фонды Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган. Фондның төп максаты-СВО ветераннарына, һәлак булган һәм җәрәхәтләрдән вафат булган сугышчыларның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтү.

Сорау һәм мөрәҗәгатьләрегез булса түбәндәге адрес буенча килә аласыз:

Ленин проспекты, 17 йорт (район хакимият бинасы). 3 кат, 9 кабинет.

Эш сәгате: 7:30 дан 16:30 сәгатькә кадәр.
Телефон: 89083495145

Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев