Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Авыл җирлеге башлыкларына яңа эш автомобильләре тапшырылды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа хезмәт автомобильләренең ачкычларын тапшырды. Алар арасында Актаныш районының өч авыл җирлеге җитәкчесе дә бар.

Әлеге вакыйга республика җитәкчелегенең территорияләр ихтыяҗларына зур игътибар бирүен, җирлекләрдә нәтиҗәле эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру омтылышын ачык дәлилли.

Яңа автомобильләр — гади генә транспорт чарасы түгел, ә халыкның көндәлек тормышын тәэмин итү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә, инфраструктура торышын даими контрольдә тотарга, кешеләр белән тагын да якынрак аралашырга мөмкинлек бирә торган мөһим эш техникасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев