Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов: Актаныш — үсеш юлында

Республикабызда төзелеш комплексы рекордлы мәйданнарны били, дисәк тә ялгыш түгел.

Әмма бу да хәзерге заманда аз. Шул исәптән Актаныш районы да — зур төзелеш мәйданы. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов белән актуаль әңгәмә корырга уйладык.
Районыбызда төзелеш эшләре тынып торганы юк. Төзелеш, дигән чакта — торак, юллар төзелешен дә, капиталь ремонт, су-газ белән тәэмин ителешне дә күз уңында тотабыз. Агымдагы елны райондагы подрядчы оешмалар тарафыннан күпме капиталь салымнар булачак? Нинди программалар кысаларында — нинди эшләр башкарыла?

— Безнең тармакка килгәндә, быел федераль дәрәҗәдәге һәм республика күләмендәге программаларда әйбәт кенә катнашабыз. Бу социаль объектлар, балалар һәм спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар һәм мәктәпләр, һәм башка биналар. Алар төзелә, төзекләндерелә, зур-зур яңарышлар кичерә. Төзелеш — ел буена бара, гомумән, туктап торганы юк! Шулай да иң оптималь вакыт — җәй. Һава торышлары уңай торган чакта, тулы көчкә эшләп, яхшылап файдалануга тапшырырга тырышабыз. 

— Ел саен ким дигәндә 20 программада катнашабыз. Алар үзгәреп тора. Берсе бетә, икенчесе гамәлгә куела. Һәр ел саен районыбызда 1 миллиард сумнан да азрак төзелешләрне башкармыйбыз. Бу суммадан күпкә күбрәк тә әле була. 


— Чиксез рәхмәтлегебез, ихлас рәхмәтлегебез республика хөкүмәтенә, Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка. Программалар ачылып кына тора. 185 капиталь ремонтлар программасы законы буенча елның-елында йортлар яңара. Менә быел Төзүчеләр урамы 3, Ленин проспекты 106 йортларында эш башкарылды. 

— Мәгариф һәм мәдәният учакларыбыз, медицина һәм спорт учреждениеләре мәйданчыклары даими үзгәрешләр кичерә. 

— Иң зур төзелешләргә күз салсак: «Ватан» футбол манежы төзелеп килә. Ел әйләнәсенә җылытыла торган, душлы манеж бу. Якты һәм тулаем барлык мөмкинлекләр тудырылган заманча спорт объекты булачак.


Райондашлар никадәр актив катнаша икән төбәкне төзекләндерү эшләрендә? Фикерләре һәм тәкъдимнәре белән сезгә чыгалармы, Руслан Илүсович?

— Халык белән гел элемтәдә торабыз. Мөрәҗәгатьләре дә күп, тыңлыйбыз һәркайсын. Күпфатирлы йортлардагы җаваплы затлар белән кулга-кул тотынышып эш итәбез. Безнең ишегалларын тәртипкә китерү, төзекләндерү программасы бик яхшы гына эшләде. Паркларны төзекләндерү программасында катнашабыз. Халык белән турыдан-туры элемтәдә хезмәт куябыз.


«Халык контроле» порталы да бик популяр, дип хәбәдармын, Руслан әфәнде.

— «Халык контроле» порталы безнең «уң кулга» әверелде инде. Ныклап эшлибез аның ярдәмендә дә. Анда кайда юллар төзекләндерү кирәк, кая су юклыгы проблематикасы бар күрсәтелә — хәл ителешен игътибар үзәгендә тотабыз. Бер генә дә мөрәҗәгать тә җавапсыз калмый!


«Сусыз Актаныш» сүзтезмәсен еш ишетү туры килә иде дә, хәер бу мәсьәлә буенча да «боз кузгалган», дип беләбез. Шулай да су юклыгы һәр җирдә, аеруча җәйге чорда иң актуаль проблемаларның берсе. Яңалыклар бармы?

— Җир булса, йорт төзелсә хәзерге заманда газ, ут проблемасы юк бездә! Чишелешләр табыла. Су белән тәэмин ителеш муниципалитет күләмендә хәл ителә, республика күләмендә дә бу җәһәттән программаларда катнашу каралган.

— Микрорайоннар үсә Актанышта. Шул ук Нөркәне генә алыйк, 2010нчы елны Ветераннар урамы белән башлаган идек, ул тулды. Яңасы тулып китте. Ачыктан-ачык күренә: халык арта. Яңа урамнар артуы белән су проблемасы да күбәя. Узган елны гына Әлемдә водозабор ясап куйдык, ул да Актанышны су белән тәэмин итә. 

— Аннан соң район үзәгенең 57нче бистәсенә үзәк һәм Әҗәкүл водозаборыннан су килә, тотрыксызлык биредә булганын ишеткәнебез юк. 


Торак программалары буенча эшләр ничек, барамы, Руслан Илюсович?

— Торак белән тәэмин ителеш элегрәк яхшы булса, соңгы елларда проблемалар бар. Якынча 100 кешегә саллы ярдәм була иде. 

— Яңа микрорайоннарда шәхси төзелешләр гөрли. Дәүләт торак фондының эшен дә ныклап активлаштыру мөһим. 


Юллар көтә шул безне һәрчак... Бу сорауны бирмичә калалмыйм. Ничегрәк вәзгыять?

— Районда ел саен ким дигәндә 500 миллион чамасына эшләр гамәлдә. Безнең авылларга юллар салына, бармак белән чутларлык кына асфальт белән тоташмаган авыллар калды.

— Район үзәгендә бихисап урамнарга юллар салына, җитешсезлекләр булган җирләр ремонтлана. Былтыр гына 7-8 урамга асфальт түшәлде.

— Безнең бит әле региональ юллар да бар: Чуракай, Мәсәде якларындагы юллар яхшыра.


Юл газабы — гүр газабы, дип юкка әйтмиләр. Юлллар иминлеге җәһәтеннән дә чаралар күреләдер, мөгаен. 

— Юллар куркынычсызлыгы күзлегеннән безнең бит «Юл хәрәкәте иминлеге» программасы булдырылган. Быел 5 миллион сумнан артык суммага эш башкарылды. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, знаклар алмашына, «зебралар» ясала, тротуарлар салына, утлар булдырыла. Эшли торасың, яңарту да кирәк бит әле берникадәр вакыттан соң. 


КЕРМИ КАЛГАН ФИКЕРЛӘР:


— Хыял — картинг клуб төзү Актанышта. Бер 15 ел элек аның проекты да, документациясе дә алынган, тутырылган иде. Җир участогы да аңа тәгаенләнгән бар. Ни кызганыч, ул программага эләгә алмыйча калдык ул чакта. Аллаһ боерса, бу балалар өчен юл иминлеге кануннарын өйрәнү өчен менә дигән җир булыр иде ул! Өметләнеп калыйк, булыр ул да якты, якын киләчәктә!!!
— Гамил Авзал урамының «Пятёрочка» кибетеннән менеп киткән урамда әлегә щебёнка вакытлыча түшәгән идек. Анда төзелешләр бара. Без Актаныш урамнарын берәм-берәм асфальтларга омтылабыз. 
— Такталачык керә торган юл проекты 2 ел элек эшләнелде. Киләсе елга көтелә.
— Су белән тәэмин ителеш буенча яңа линияләр булдыру, куәтле резервуарлар куелу булачак.
— Гамәлгә ашырасы проектлар Актанышта шактый күп икән. МЧС бинасы искергән, яңа проект эшләнелгән. 4 машина сыярлык депо белән, хастаханә, «Бүләк» лагере, канализацион чистарткыч корылмалар проектлары да ясалган икән.

МАТЕРИАЛГА КУЛ КУЙГАНДА...

СОРАУ – ҖАВАП: Проблема чишелеше булырмы?
Үткән атнада редакциябез почтасына килгән хатлар арасында түбәндәгесе башкаларыннан аерылып тора. Эчтәлеге белән танышып чыккач, без аның авторы белән дә, бәлагә таручыларның үзләре белән дә сөйләшеп алдык, вәкаләтле заттан да җавап алдык. 


— Без 57 бистәдә яшәүчеләрнең дә мөрәҗәгате бу. Аллаһка шөкер, җәяүлеләр өчен мәктәпкә тиешле юл салдылар(ред. тротуар). Зур рәхмәт! Тик безгә ишек алдында кереп-чыгып йөрү өчен үзебезнең көч белән салынган юлларны боздылар, дип эйтимме соң?! Салдырылган кара балчык яңгырлар белән кыенлык тудырачак. Без мәсәлән үз турыбызга гына 5 «КамАз» ком кайтарткан идек. Хәзер андый мөмкинлек юк. Сез журналист буларак бу эшкә нәрсә әйтер идегез. Бу жалоба тугел. Сорап кына карыйм. Безгә адәм балаларына берничек тә ярап булмый... Дөньялар тыныч булып исән-сау, хәрәкәттә-бәрәкәттә яшик!!! Алдан ук рәхмәт. Эшегездә уңышлар телим. Гафу итегез, дип зарлы хат килде безгә Кәүсәрия апа Заһертдиновадан. Әйтергә кирәк, авторның үзе белән шәхсән танышмын, бушка сүз сөйләп, тавыш куптарып йөри торган шәхес түгел. Мөслимә, намазда. 


Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гариповтан бу хакта белешергә булдык.

— Бу 57нче кварталда Гамил Авзал урамында без тротуар белән «Пятёрочка» кибетеннән алып гимназиягә кадәр тоташтырырга тырышабыз. Бу эш сентябрьгә тиклем тәмамланачак, дигән фикердәбез.
— Кыенлыклар да, авырлыклар да, әлбәттә туып торуы ихтимал. Һәрбер кешегә индивидуаль алым ясарбыз. Йөреп чыккан чакта урам буенча һәр актанышлының соравын күтәреп, мөрәҗәгатен уңай якка хәл итәрбез. Кайсы капка төбеннән, кайдан уза техника — бергәләп хәл итү юлларын ачыкларга тырышырбыз. Һәр бистәленең тәкъдимен искә алып эшләргә тырыштык моңа тиклем, алда да шулай дәвам итәрбез.


Әлбәттә, бүгенге көндә бер генә вакытлы матбугат басмасы да капка турына асфальт та салдыра, төзелеш аркасында килгән зыянга да компенсация бирә алмый. Ләкин бит каләмебез көче көче шунда: анда язылганнар белән бар республика, район җитәкчеләре, җаваплы оешмалар танышып бара. Ә инде матбугат басмаларында халыкны борчыган проблемалар күтәрелә икән, димәк, вәкаләтле затлар аны хәл итү өчен бар тырышлыгын салырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев