Актаныш районы башлыгы булып Ленар Зарипов сайланды
Бүген, 22 сентябрьдә Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Советының бишенче чакырылыш беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Галимҗан улы Хәбибуллин катнашты.
Депутатларнын тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Актаныш муниципаль районы Башлыгы һәм район Советы рәисе итеп Ленар Рафак улы Зарипов сайланды.
Шулай ук утырышта Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасарын һәм Совет рәисе урынбасарын билгеләү мәсьәләсе каралды. Бу вазифага Илшат Илфат улы Габдулхаев расланды.
Утырыш рәсми һәм эшлекле шартларда, депутатлар һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев