Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Дилбәр Әнварова авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен хөрмәтләнде

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

 Конкурс лауреатларын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүләкләде. 
Хөрмәтләнүчеләр арасында райондашларыбызның да булуы сөенечле фал. 
Бәйге үткәрелгән чорда Яңа Әлем җирлеген җитәкләгән һәм бүгенге көндә район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып хезмәт куйган Әнвәрова Дилбәр Миркасыйм кызы "Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә җиңү яулады. Ихластан котлыйбыз! 

“Закон территориясе” конкурсы республикада 2007 елдан уздырыла. Бәйгенең төп максаты – җәмәгать тәртибен тэмин итүгә өлеш кертүче муниципаль берәмлек башлыкларын, предприятие, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләрен стимуллаштыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев