Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар ЗАРИПОВ райондашларны Ураза гаете белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да якынлашып килгән Ураза гаете белән ихлас күңелдән котлыйм!

Рамазан ае — ул рухи кыйммәтләрне һәм әхлак сыйфатларын камилләштерү чоры. Әлеге айның төп мәгънәсе — яхшылык кылуда. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ булганнарга, ялгызларга һәм авыруларга ярдәм итәргә ашыга. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була. Якты уйлар һәм изге гамәлләр безнең гомерлек юлдашыбыз булсын. 

Ураза бәйрәме һәр йортка бәхет һәм иминлек алып килсен, барчабызның да өметләре аклансын, күңелләребезгә тынычлык иңсен! Тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын. Дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. 

Изге Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстә сен, тормышыгызга — ямь, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм бәрәкәт телим. 

Ихтирам белән Ленар ЗАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев