Марсель Миңнуллинны Татарстан сәламәтлек саклау министры вазифасыннан азат иттеләр
ТР Сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинны вазыйфасыннан азат иттеләр. Указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
Ул бу постны 2023 елның 1 мартыннан 2 ел биләде.Министрны вазыйфасыннан азат итү сәбәбе әйтелми.
Миңнуллинга 50 яшь. Ул-Татарстанның атказанган табибы, хирургия буенча югары квалификацияле категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты. Министр итеп билгеләнгәнче РКБда медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары вазыйфасын биләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев