Район башлыгы Ленар Зарипов барлык нәфис затларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде
Кадерле гүзәл затларыбыз! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм!
Кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй нәфис булып калыгыз. һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет -шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек яктыртып торсын!
Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телим. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев