Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Районыбызда парламент дәресләре дәвам итә: Югары Яхшый мәктәбе укучылары авыл җирлеге башлыгы очрашты

9 февраль көнне Югары Яхшый мәктәбендә парламент дәресе үткәрелде.

Дәрес дәүләт гимннары астында флаглар күтәрү белән башланып китте. Дәреснең кереш өлешендә тарих фәне укытучысы Әлфир Фәнзур улы  балаларга парламент ,закон, дәүләт, тәртип, нормалар турында аңлатты, сораулар бирде. 

Авыл җирлеге башлыгы Илнур Хираҗетдин улы җирлекнең идарә структурасы белән таныштырды. Авыл депутатларының ни рәвешле сайлануы , аларның вәкаләтләре, җирлектәге мәсьәләләрне хәл итүдәге рольләре турында сөйләде. Ахырдан балалар җирлек башлыгына сорауларын,тәкъдимнәрен җиткерделәр.Әлеге сорауларга җавапны укучылар җирлек башлыгы белән бергәләп эзләделәр. Дәрес бик җанлы үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев