Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Социаль һәм агарту бүлегендә яңа җитәкче

Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегенә яңа җитәкче - Исламова Наилә Флорид кызы билгеләнде.

 

Кыскача белешмә: 

Наилә Флорид кызы 1978 елның 30 сентябрендә Актаныш авылында туган. Хезмәт юлын 1998 елда Уразай авылы урта мәктәбендә,  башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрә.  

2002-2003 елларда 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Төрле оешма һәм учреждениеләрдә белгеч, Актаныш Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең әйдәп баручы белгече, Башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы урынбасары, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча консультанты булып хезмәт куя. 

Төрле өлкәләрдә үзен сынап караган,  утны-суны кичкән Наилә Флорид кызына районыбызның иң җаваплы, иҗади тармакларының берсе -  мәдәният өлкәсендә дә уңышлар теләп калабыз.

Актаныш- Хәбәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев