Татарстан – «Хезмәт һәм хезмәттәшлеккә бирелгәнлек» («Служение») премиясенә гаризалар саны буенча илкүләм лидерлар рәтендә
Татарстан Республикасы III Бөтенроссия муниципаль премиясе «Служение» бәйгесенә иң күп гариза юллаган төбәкләрнең берсе булды.
Быел республикадан әлеге премиягә 1100дән артык гариза кабул ителгән. Алар – муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре әзерләгән проектлар һәм инициативалар, җирлекләрдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән эшләр.
Премиягә быел ил күләмендә 61 меңнән артык заявка килгән – бу әлеге проект тарихындагы абсолют рекорд. Гаризалар кампаниясе нәтиҗәләре премиянең күзәтчелек советы әгъзалары тарафыннан игълан ителде.
Быел бәйгенең номинацияләре исемлеге дә киңәйтелде. 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүе уңаеннан «Халыклар бердәмлеге – ил көче» дип аталган яңа юнәлеш өстәлде.
Әлеге номинациядә катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 18 гыйнварына кадәр премиянең рәсми сайтында – премияслужение.рф – урнаштырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев