Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

3 сентябрь - Россиядә бердәмлек һәм терроризмга каршы көрәш Көне

Террорчылык һәм эктремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә террорчылык чагышларына юл куймау өчен чаралар күрү-һәркемнең бурычы. Бүгенге көндә барлык дөнья кешеләре терроризмга каршы көрәштә берләште. Әлеге уңайдан 3 сентябрь – терроризмга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

2004 елда Бесландагы хәл әле һаман да тетрәндерә. 1сентябрь көнне боевиклар бер шәһәр мәктәбендә 1200 кешене тоткынлыкка алалар, шуның 330ы һәлак була, шул исәптән 180 баланың гомере вакытсыз өзелә.

Бүген без куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне ничек тоту турындагы мәгълүматлар белән уртаклагабыз.

Төрле ситуацияләрдә ни эшләргә икәнлеген, коткару органнарының: ГТМ (МЧС) 01 яки 112 телефон номерларын белергә тиешсез. Бу белемнәр сезнең һәм якыннарыгызның тормышын саклап калырга ярдәм итәр.

Ничек үзеңне талаудан сакларга?

Талау җинаятьче тарафыннан синең ниндидер байлыгыңны - кесә телефоны яки акчаңны үзләштерү максаты белән эшләнә.

Ләкин талау көч кулланып эшләргә һәм синең сәламәтлегеңә зарар китерергә мөмкин. Куркып, куркудан катып калырга ярамый. Сезнең төп бурычыгыз – үзеңне һәм үзегезнең сәламәтлегезне саклау, сәламәтлек бит безнең иң зур байлык. Талаучының тышкы кыяфәтен, йөз чалымнарын истә калдырырга тырышыгыз.

Сезгә яныйлар. Ни эшләргә?

Әгәр дә телефоннан сезне куркытып янасалар, телефоннарыгызны сүндерергә ашыкмагыз. Сезгә нәрсә әйткәннәрен исегездә калдырырга тырышыгыз. Сөйләшкәннән соң башка телефоннан станциягә шалтыратып, сезгә шалтыраткан кешенең телефон номерын белүләрен сорагыз.

Исегездә калдырыгыз: сезнең 2 юлыгыз бар.

Сез яки җинаятьчеләргә, яки полициягә мөрәҗәгать итәсез.

Әгәрдә полициягә бармыйсыз икән, димәк сез үзегезне җинаятьчеләр кулына тапшырасыз.

Безне кемнән яклыйлар?

Безне террористлардан яклыйлар. Аларның тышкы кыяфәтләре гадәти булырга, башка кешеләрдән бернәрсәләре белән дә аерылып тормаулары мөмкин. Аларга кемне үтерсәләр дә барыбер – балаларнымы, картларнымы. Алар шул ук вакытта матур сүзләр сөйләргә мөмкиннәр, үзләренең вәхши эшләрен кирәкле эш дип безгә аңлатырга тырышырлар. Алар үзләрен бер вакытта да җинаятьче дип санамыйлар.

2004 елның 1 сентябрь көнне Бесланда булган хәлләрне генә искә төшерегез. Бәйрәм көнне шундый вәхшилеккә бара алган кешеләрне күз алдына китерегез.

Кем яклар безне?

Безне якларга бик күп профессия кешеләре килә ала. Кем соң алар - безне яклый ала торган кешеләр:

- разведчикларның бурычы - куркынычны алдан белү, терроризм

актының урынын һәм кем тарафыннан әзерләнгәнен белү.

- чик сакчыларының бурычы - террористларны безнең илгә кертмәү.

- полиция - җинаятьчеләрне эзләп табу,

- коткаручылар һәм врачлар - бәлагә тарганнарга ярдәмгә килүчеләр.

Алар барысы да профессионаллар, тиз һәм төгәл хәрәкәт итәләр. Алар - бер команда. Ләкин бу команда бердәм эшләсен өчен оешма төзелгән - Милли антитеррор комитеты ( НЛК - Национальный антитеррористический комитет).

Теләк бер – беребез дә бу куркыныч хәлләрдә калмасак иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев