Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Ата-аналар игътибарына: Балаларны суга бату куркынычыннан саклагыз!

Актаныш районының балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе искә төшерә: җәйге вакытта балалар белән су буенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү бик мөһим.

Ял итү урыны булмаган, коену тыелган һәм куркыныч җирләрдә суга керү — зур бәлагә китерергә мөмкин. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү дә фаҗига белән тәмамланырга мөмкин икәнен балаларга кат-кат аңлатырга кирәк.

Суда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре:

  • Беркайчан да ялгыз коенмагыз. Һәрвакыт өлкәннәр яки башка кешеләр күзәтүе астында булыгыз.

  • Таныш булмаган һәм тикшерелмәгән сулыкларда коенмагыз.

  • Махсус җиһазландырылган пляжларны сайлагыз.

  • Күперләрдән, текә ярлардан һәм таныш булмаган урыннарда баш белән суга чуммагыз — бу җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.

  • Кисәтүче билгеләрне һәм коткаручылар сигналларын игътибарсыз калдырмагыз.

  • Балаларны йөзәргә өйрәтегез — бу гадәттән тыш хәлләрдә аларның гомерен саклап калырга ярдщм итәр.

  • Балаларга ялгыз суга төшкәндә яки бәхетсезлек очрагына шаһит булганда ничек эш итәргә кирәклеген аңлатыгыз.

  • Суда уйнау, шаяру, “шаярып бату” кебек хәлләргә юл куймагыз.

Онытмагыз: балаларның куркынычсызлыгы — безнең уртак җаваплылык! Балаларыгыз белән сөйләшүләр үткәрегез, мөмкин булган куркынычлар турында аңлатыгыз.

Балалар — иң кадерле хәзинә. Аларны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев