Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Бергәләп «ак үлем«гә каршы көрәшкә: Антинаркотик айлыкта кайнар линиягә шалтыратыгыз!

Актаныш районының «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм «ФОРПОСТ» оешмасы яшьләр арасында тыелган матдәләр куллану һәм таратуны кисәтү буенча очрашу, төрле профилактик чараларны еш гамәлгә куя.

26 майдан 26 июньгә кадәр Татарстанда Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә (26 июнь) багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика антинаркотик айлыгы уза.

Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр белән айлык кысаларында төрле чаралар үтә: викториналар, рәсем конкурслары, тотрыклы антинаркотик җайланмалар һәм сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән фильмнар карау.

Ә 16 июньдә Актанышның «Яшьлек» үзәге һәм «ФОРПОСТ» хезмәткәрләре Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар белән «Яшьләр наркотикларга каршы!» темасына асфальтта рәсем конкурсы оештырдылар.

Наркотикка бәйлелек — зур фаҗига


Яшьләр арасында тыелган матдәләргә карата "нoль тoлeрaнтлык«ны (зур булмаган хокук бозулар яки җинаятьләр өчен дә закон буенча мөмкин кадәр күбрәк чикләүләр һәм санкцияләр билгеләүне күздә тоткан сәясәт) пропагандалау максаты — наркотиклар куллануны туктату һәм сәламәтлек торышының начараюын кисәтү. Наркомания — илебезне генә түгел, бөтен дөнья җәмәгатьчелеген борчыган көнүзәк темаларның берсе. Кешенең организмын һәлак итәргә сәләтле паразит кебек ул. Наркотиклар эчке әгъзаларга бер-бер артлы зыян салып, физик һәм әхлакый газап китерә. Ни өчен соң адәм балалары әлеге афәтне куллануны дәвам итә? Һәркем тормыш юлын үзе сайлый. Тыелган матдәләрне куллануның сәбәпләре күп. Бу — гаиләдә тотрыксыз психологик мохит; өлкән буынны яшьләрне тәрбияләүдән һәм күзәтүдә тотудан читләштерү; башкаларны начар юлга этәрүче яман шәхесләр йогынтысы. Ә бит якын кешеләрне, дус-танышларны тыңлый белү, аларга вакытында ярдәм һәм аңлаешлы караш күрсәтү дә күп фаҗигаләрдән саклап калачак. 

Наркологлар көн саен шушы афәтнең корбаннары булган һәм сәламәтлекләренә зур зыян килгән пациентлар белән очраша. Психолог сүзләренчә, тыелган матдәләр куллану нерв системасына һәм психикага тискәре йогынты ясый. Әфьюнгә бәйлелек гаилә һәм җәмгыять өчен дә зур фаҗига. Наркотиклар белән «шаяру», нигездә, үсмерлек чорыннан башлана. 

Яшь буынның җиңел наркотиклар барлыгына ышануы — ул миф, иллюзия!!!

Тыелган матдәләрнең барлык төрләре дә организмга тискәре йогынты ясый. Нерв системасының сәламәт торышы кеше өчен мөһим булуын аңламаучы яшьләр дә бар. Наркотик куллану нәтиҗәсендә нерв күзәнәкләре токсиннар белән агулана. Моңа бәйле депрессия һәм дисфория (тиз кызып китү, ярсу) күренешләре күзәтелә. Кеше тормыштан ләззәт алудан һәм гади әйберләргә шатланудан туктый. Бу хисләргә алмашка ачу, агрессия килә. Арытаба психозлар, галлюцинацияләр башлана һәм ахыр чиктә шәхеснең тулысынча деградациясе була. Шуңа күрә тыелган матдәләрне кулланудан баш тарту йөз процент булырга тиеш. 

Ничек наркотикларга «юк» дип әйтергә?


Беренче чиратта, шәхес буларак үз-үзеңне хөрмәт итү зарур. Шул вакытта сәламәтлегеңә дә сакчыл карашта булачаксың. Сәламәт яшәү рәвешен сайлау, тормыштан ләззәт алу, сәяхәт итү, тырышып уку, үзең сайлаган һөнәр буенча эшләү — болар барысы да начар юлдан саклаучы гамәлләр. 

Актаныш үзәк хастаханәсенең наркологы тыелган матдәләрне куллану нәтиҗәләренә медицина күзлегеннән карарга тәкъдим итте. Традицион медицинада наркотиклар операциядән соң, пешкән җәрәхәтле, яман шеш авыруларына дучар пациентларга авыртуны баса торган дару буларак билгеләнә. Онкологик чирләр вакытында авыртуны гади анальгетиклар белән бетерү мөмкин түгел, шуңа күрә медиклар махсус препаратлар ярдәменә мөрәҗәгать итә. Ләкин моның өчен сәламәтлек саклау тарафыннан расланган катгый кагыйдәләрне үтәргә кирәк. 

Медицинадан тыш тыелган матдәләрне куллану — бөтенләй башка нәрсә. Аларны сатучылар кеше бәхетсезлегендә акча эшли. Наркоманнар мондый матдәне күбесенчә кан тамыры аша кертә. Әмма венаны табу җиңел булмаганлыктан, күп тапкырлар кадау аркасында ялкынсыну барлыкка килә, бу ахыр чиктә тромбофлебитка китерә. Берникадәр вакыттан соң мондый кан тамыры эшләүдән туктый. Веналар организмга тыелган матдәләрне еш кертү аркасында да тыгыла. Нәтиҗәдә, кан тамырлары үтүчәнлеге бозыла. Вакыт узу белән наркоманнарның кул-аяклары зурая, ягъни лимфостаз барлыкка килә. Ләкин бу наркотикларның организмга тискәре йогынтысының бер өлеше генә. Тыелган матдәне кулланганда шулай ук пневмония, бавырда, баш миендә абсцесслар барлыкка килә. Наркомания белән авыручыларда сепсис (кан агулану) булырга мөмкин.


Начар гадәт яман шешкә дә китерә


Бүген традицион тәмәкене кальян һәм вейплар алыштыра. Алар сәламәтлеккә зыян китерми, дигән фикер бар. Ләкин ул дөреслеккә туры килми. Гади тәмәке тартканда кеше уртача 15 тапкыр сулыш ала, тәмәке төтене сигез бронлархның дүртенчесенә кадәр җитә. Нәтиҗәдә, яссы күзәнәкле яман шеш комасы барлыкка килә. Әгәр кеше көненә бер пачка тәмәке тартса, үпкә, трахея, сидек куыгы, үңәч рагы барлыкка килү куркынычы күп тапкыр арта. Ә кальян тартканда, төтен үпкә альвеоласына кадәр барып җитә. Монда инде аденокарцинома (биз күзәнәкләреннән ясалган һәм метастазлар эшләргә сәләтле яман шеш) барлыкка килә. Тагын бер проблема — насвай. Аны куллану авыз куышлыгы лайлалы тышчасы яман шешенә китерә. Башта ул тупас, тыңламаучанга әйләнә, аннан соң җәрәхәтләр барлыкка килә, алар зурая һәм соңгы стадия — лайлалы тышча рагы башлана. Мондый пациентлар ашау, эчү, сөйләшү сәләтен югалта.


Онкологиядә ВИЧ ассоциацияле яман шеш бар, ул — Капоши саркомасы (лимфома һәм аналык муентыгы рагы). Бу авыруларның барысы да, мәсәлән, Капоши саркомасы, ВИЧ-инфекцияле пациентларда биш йөз тапкыр ешрак була. ВИЧ-авырулы кешеләрдә лимфогранулематозлимфомалар — 12 тапкыр, аналык муены рагы 6 тапкыр күбрәк барлыкка килә. Тагын бер куркыныч чир — бавыр яман шеше. Ул «С» гепатиты нигезендә ясала.
Яман шеш һәм ВИЧны дәвалау бик авыр. Шуңа күрә тыелган матдәләрне кулланудан тулысынча баш тартырга кирәк. Бары тик сәламәт яшәү рәвеше, организмга аңлы мөнәсәбәт кенә куркыныч нәтиҗәләрдән саклап кала алачак. 

Яшьләр даирәсендә тыелган матдәләр куллануга каршы көрәшне пропагандалау эше айлык кысаларында гына түгел, ә ел әйләнәсенә дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев