Киләчәк матур булсын өчен
Үсеп килүче буынга, балаларга һәм яшүсмерләргә наркотикларның зыяны турында җентекле әңгәмә үткәрде, наркотик матдәләр куллануның үсеп килүче организм өчен зыяны, куркыныч нәтиҗәләре турында аңлату чаралары Актаныш районында тукталып торганы юк.
Күптән түгел генә районыбызның «Яшьлек» үзәге һәм «ФОРПОСТ» оешмасы хезмәткәрләре «Наркотикларсыз минем дөнья» исеме белән асфальтта төсле акбурлар белән төшерү буенча рәсем конкурсы уздырдылар. Мәйданчыкта малайлар һәм кызлар яктылык, бәхет, спорт белән тулы булган наркотикларсыз тормыш сурәтләргә омтылддылар. Балалар үзләренең иҗади җимешләренә наркотикларга һәм гомумән барлык зарарлы гадәтләргә каршы чыгыш ясап, фантазияләренә ирек бирделәр.
Ахырдан егетләр һәм кызлар тормыш стилен формалаштыру, аларга ирешүнең шәхси максатларын һәм юлларын аңлау, төрле вәсвәсәләргә каршы торучанлык тәрбияләү, наркотик матдәләр куллануның нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүен аңлау һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
— Чараның төп максаты — беренчегә наркотик куллануның да куркыныч нәтиҗәләргә китерүен аңлату, әлеге бәйлелеккә игътибарны юнәлтү иде, дип фикерләре белән уртаклаштылар оештыручылар.
Яшьләрне зарарлы гадәтләрдән курчалау максатында үткәрелгән әлеге бәйгенең әһәмияты ифрат дәрәҗәдә зур!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев