Рейдтан репортаж: Балыкчы, хәвефсезлек кануннарын истә тот!
Гадәттән тыш хәлләр министрлыкның Актаныш районы бүлеге белән «Актаныш-информ» журналистлары чираттагы рейдка чыкты. Шөкер, әлеге коткаручыларыбыз белән бердәмлектә эшләвебезнең нәтиҗәсе бар.
Кышкы балыкчылыкны яратучылар районда шактый күп. Хәер, җирлекләребез дә елга-күлләр янында гына урнашкан. Саклану чараларына төкереп карау еш кына бәхетсезлеккә китерә... Сакланганны — Ходай саклармын, дигән.
Игътибар:
- Сак булыгыз! Трагедияне булдырмау өчен сулыкларда булу кагыйдәләренә колак салыгыз. Әлегә тышта тик декабрь ае башы гына! Моннан тыш, сулыкларда суның тигез туңмавы хакында да онытырга ярамый. Мәсәлән, ул башта яр буйларында, аннан сай урыннарда, аннан соң гына уртада туңа.
- Походка чыгар алдыннан телефоныгызга җитәрлек акча салыгыз. Аннан, телефон операторыгызның сез барасы урыннарда бәйләнеш тоту-тотмавы белән кызыксыныгыз. Үзегез белән портатив батарея заряды чыганаклары алыгыз. Кайдадыр юлга чыгар алдыннан таныш-белешләрегезгә кайда юл тотачагыгызны хәбәр итегез.
— Бүген менә без чираттагы профилактик рейдка чыгарга булдык. Агыйдел, Иске Идел, заливларны карыйбыз. Балыкчылар кайда йөргәннәрен карыйбыз. Аларга хәвеф янаган җирләрдә булсалар, сөйләшәбез һәм җентекләп аңлатабыз. Һәрвакыттагыча Иске Иделдә безнең боз калынлыгы, 7-8 сантиметр. Бу куркынычсыз боз. Шулай да боз бөтен җирдә дә тигез катмый, бер 15-20 см бозга «ышанырга» киңәш итәбез. Берничә балыкчылар бергә чыксалар, араларында дистанцияне бер 5-10 метр сакласыннар, диде урындагы МЧС бүлеге җитәкчесе, Эчке хезмәт лейтенанты Илдар Мортазин.
— Балыкка йөрү «чире» минем 5-6 яшемнән алып инде. Вакыт һәм мөмкинлек булганда суга, балыкка төшәргә ашкынам. Хәвефсезлек һәм иминлек кагыйдәләрен саклап эш итәргә тырышам, ди ди һәвәскәр балыкчы Айрат Гафуров. — Температура бер −10 градус салкынлык 3 көн дәвамында булса, кышкы балыкчылык сезонын башлыйм. Бүген балык бик аз эләкте, мактанырлык түгел. Әллә көне, әллә инде давление... Болай монда балык төрлесеннән була ул.
Форсаттан файдаланып, иминлек кагыйдәләрен тагы бер мәртәбә искә төшереп үтәбез:
— сулыкларны тыелган урыннарда кичмәгез;
— ялгызыгыз боз өстендә балык тотарга бармагыз;
— кыш башында юка бозга чыкмагыз (боз шыгырдап ватыла, яргалана );
— кыш башында сулыкның уртасы аеруча куркынычлы. Кыш азагында яр буе участоклары, агызу торбалары янындагы участоклар, күперләр асты хәвефле;
— тәүлекнең караңгы вакытында һәм күренеш начар булганда (томан, кар, яңгыр) бозга чыгарга ярамый;
— бозның ныклыгын аяк белән тибеп-сугып тикшерергә ярамый;
— сулыкны мәҗбүри кичкәндә салынган сукмаклардан яки тапалган эздән барырга кирәк;
— аерым боз участокларында төркемләп җыелмаска.
- Әти-әниләр! Балаларны боз өстенә (балык тотарга, чаңгыда һәм тимераякта шуарга һ.б.) караучысыз җибәрмәвегезне, аларга бозның хәвефлелеге турында кисәтүне, аңлатуыгызны сорыйбыз!
Әгәр боздагы аянычлы вакыйга шаһиты булсагыз, кичекмәстән 112 телефоны буенча ашыгыч ярдәм хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ярылган бозга эләгү яки боз астына төшеп китү очракларында түбәндәге иминлек кагыйдәләрен истән чыгармагыз:
— паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, кичекмәстән тукталырга, сак кына борылырга, ятарга һәм үз эзләрең буйлап артка таба шуышырга.
— әгәр боз ватыла яки ярыла башласа, сулыкның өслеге сезнең өчен хәвефсезгә әверелгәнче сак кына боз өстенә ятарга һәм үз эзләрең буйлап кире шуышырга яки аякларны боздан аермыйча, авырлык олы мәйданга төшсен өчен киң аерып, үз эзеңнән ярга аякны шудырып атлап чыгып китәргә кирәк.
Әгәр дә суга чумудан котылып булмый икән, тынычлыкны саклап калу бик мөһим. Шунда ук судан чыгу юлын карарга кирәк:
— бозның үзегез килгән ягына чыгыгыз; кулларыгызны ян-якка җәегез һәм боз кырыена ябышырга омтылыгыз һәм су өстендә тотып калырга тырышыгыз. Бәкенең агымы сезне боз астына алып китмәслек җиренә күчәргә тырышыгыз;
— бозны ватмаска тырышып, кискен хәрәкәтләр ясамый гына күкрәк белән боз кырыена ятыгыз, сак кына башта бер, аннары икенче аягыгызны боз өстенә куегыз;
— боз чыдаса, җай гына әйләнә-әйләнә ярга таба шуышыгыз;
— судан чыккач, 2-3 метр читкә шуышып үтегез, тизрәк торыгыз һәм якындагы торакка барыгыз;
— тиз арада медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.
Суга батып, бәлагә таручыга ярдәм итү — изге эшләрнең берсе. Ләкин куркыныч хәлләр булмый калса бигрәк тә әйбәт, шуңа күрә бик сак булырга, үзеңне дә, башкаларны да бәхетсезлекләрдән сакларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев