Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

«АКТАНЫШ» АГРОФИРМАСЫНДА: Һәрвакыттагыча – зур оешканлык белән

Басуларга чыгар алдыннан, тәҗрибә уртаклашу уңаеннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең гамәли семинары үткәнлеге хакында сезгә хәбәр иткән идек инде. Яз кояшы көләч нурларын сибеп, татар классигы Һади Такташ әйтмешли, “җиргә сузылып ятып кар ашый”.

                                  Калын кар катламнары күзгә күренеп юкара бара, калку ялан өсләрендә урыны белән җирләр ачыла да инде. Дәррәү чыгып басуларда язгы мәшәкатьләрне башкарырга тотынырга да санаулы көннәр генә калып бара хәзер. “Актаныш” агрофирмасы хезмәтчәннәре язгы басу эшләрендә катнашачак техника һәм тагылма инвентарьләрнең зур күпчелеген карап-көйләп, әзерлек сызыгына куйганнар. 
                                   Бүген без сезнең белән алдынгы “Актаныш” агрофирмасының ремонт-механик остаханәсендә булырбыз“Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев  һәм цех мөдире булып хезмәт куючы Рәсим Хәбибуллин белән сөйләшербез. 

– Бу бинаны 5-6 ел элек алган идек. Узган елны газ керттек. Алгачтын да тулысынча, түбәләрен алмаштырдык, стеналарын җылыту өстендә эшләдек, дип белдерде “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Фидус улы. 


                                  Биредә, узган ел 15 чамасы ДТ75 тракторы конвейердагы кебек ремонтлана иде. Хәтта ут күрше Башкортстан аграрийлары да монда күрсәтелгән хезмәтләрдән файдалануны хуп күрәләр. Монда  ашлык уручы“ДОН 500”, “СК-5 Нива”, “Енисей”, “CLASS” һәм КЗС-1218 «ДЕСНА-ПОЛЕСЬЕ GS12» 5 төрле кыра торган станда барабаннары сыйфатларын яхшырталар.


– Безнең цехта 15 кеше, үзем инде 6нчы агрофирма составында. 5 эретеп ябыштыручы, 2 токарь, тимерче һәм калганнар слесарьләр, шофёрлар, склад мөдирләре. Без ремонт эшләрен башкарабыз. Машиналар, комбайннар, тракторлар, чәчү агрегатларын безгә алып киләләр.  Ике “Нива 31” бар, шулар белән фермага егетләр барып су системасы, капка яки коймаларны аварияләр булганда төзәтәләр.
Чәчү һәм урак вакытында басуларга да чыгабыз, техника ватылса төзәтү эшләрен тиз алып барырга тырышабыз. Хәзер импорт бик юк, үзебез сыйфатлы ясыйбыз. Калган хуҗалыклар килсәләр дә ярдәм итәбез мөмкинлек булса, ди Рәсим абый.


                                  Без барган вакытта остаханә уңганнары үзләренең агрофирмаларында складлар төзү өчен аркалар ясый, бөгә иделәр. Мисал итеп яңа төрне арканы – ерактан, Ырымбур якларыннан алып кайтканнар. Бер складлык арка инде әзер. Икенчесен ясарга хәстәрлек күрәләр. Монтажлау, складны күтәрү эшчәнлеге карлар эрү белән башланырга тора.
Язгы кыр эшләренә әзерлек бердәм бара. Җир өлгерүгә уңган авыл хезмәтчәннәре басу-кырларга кузгалыр, өр-яңа, заманча төзелгән складлар да балкып торыр. Чәчү эшләре башланыр. Алда торган максат: аларны вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыгу.
Эшкә дәрт белән әзерләнгән, быел да сынатмаска җиң сызганган “Актаныш” агрофирмасы. Аларга бары уңышлар гына телибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев