Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

АПАЛЫ-СЕҢЕЛЛЕ ЭЛЬВИРА ҺӘМ ГӨЛНАЗ: Авылда калганыбызга үкенмибез, дәртләнеп эшлибез!

Һәр савучы, бозау караучы, терлекче, зооветбелгечләрнең эшчәнлеге һәрчак данга, ихтирам-хөрмәткә лаек. Инкяр итмәссез, нәкъ шушы тырыш һәм уңган затлар булганда илебез табыннары мул, иртәгәсе көнебез хәерле! Районның хуҗалыкларында табыш алу, рентабельлелек буенча алга китеш күзәтелә. Авыл хатын-кызлары... Алар уңган һәм эшсөяр. Мин аларны дәртле һәм хисле, шат күңелле һәм көләч йөзле, хуш исле һәм ярсу, җырлы һәм былбыллы, бар дөньяга җан өрүче язга охшатам.

                                             Гөлназ Фәнис кызы Шәгалиева “Нигез”дә 2011нче елның апреленнән сыер савучы булып хезмәт куя. Матур гына яшәгәндә, гөрләтеп дөнья көткән чакта беренче тормыш иптәше вафат булган. 


- Апам монда яши, эшли иде. Аның янәшәсенә килеп сыендым. Авыр вакытлар иде. Үзем Башкортстанның Илеш районындагы, моннан ерак түгел Князь-Елга авылыннанмын. “Нигез”гә килгәнче дә авыл хуҗалыгында эшләдем. Авыл хуҗалыгында 20 еллап эшлим, ди Гөлназ ханым. 


                                             Эш шартлары, хезмәт хаклары да бер дә зарланырлык түгел “Нигез”дә. Сыер саву аппаратлары да яхшы гына. Яңа елларга, уңыш бәйрәмнәренә хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан пакетлар, бүләк каплары да тутырылып эшчеләр хөрмәтләнә. 
Гөлназ Фәнисовна Актаныш технология техникумын тәмамлаган. “Повар, водитель” белгечлекләре иясе. Авыл хуҗалыгын җаны-тәне белән үз итә, бик ярата Гөлназ. 132 сыер сава, һәр көнне иртәнге һәм кичке сәгать 4тә сөтлебикәләрен сава. Бер авырлыгын да күрми, ә киресенчә авыл җирендә яшәвенә сөенә Гөлназ Шәгалиева. 


Тормыш юлдашы Агыйдел кичүендә(паромда) эшләп йөри, матур гаиләдә балалары Риназ – 18 яшьтә, авыл хуҗалыгын сайларга тора, Ләйсән – 9нчы сыйныфны тәмамлый агымдагы елда, кечкенәсенә 5 яшь, балалар бакчасына йөри.
Хезмәттәшләре белән үзара дустанә мөнәсабәтләрдә эшли Гөлназ ханым. Үзенең шәхси хуҗалыгында да 3 сыер, тана, бозаулар, мал-туар асрый, тик ятмый бер дә. Яз көнендә бакча мәшәкатьләренә дә чума ул, йорт-курасын тормыш иптәше белән ялт итеп тота.
Хезмәт сөйгәнне – ил сөя, диләр. Гөлназ Фәнис кызы – алдынгы сыер савучы буларак агымдагы елны матур хезмәт казанышлары белән каршылады. “Алдынгылар слёты”нда бүләкләнде, "Үз һнәренең остасы" буларак билгеләнде һәм фоторәсеме районның Мактау тактасына эленде. Почёт һәм Мактау грамоталары да тырыш эшсөярнең бихисап. 


Гөлназның бертуган апасы Эльвира Имамова да “Нигез”уңганы. Аеш авылына ул килен булып төшкән, бу җирлекне үз иткән. “Нигез”дә 2012нче елдан алып эшли башлаган. Уфадан кайткан Актаныш районы килене, шәһәр җирен үз итми. Иң тәүдә склад мөдире була 6-7 ел. Декрет ялыннан соң бозау караучы булып хуҗалыкка эшкә чыга, эше ошый. Бозауларны тәрбияләп, җиренә-җиткереп карый.
“Нигез” хуҗалыгында бозаулар ике заманча торакта, Эльвира Имамова яңа туган һәм үгез бозауларны караучы. 120 бозау аның карамагында!


Авыл хуҗалыгы көнне-төнгә ялгап эшли торган хезмәт икәнен һәркем яхшы белә. Хезмәт нечкәлекләрен гаиләң аңлап торса гына эшләп була. Ире Эльвира апаның Артур Маликов(Ахун егете) “Нигез”дә тракторчы, тату, үрнәкле гаиләдә 3 бала үсә. Уллары Илназ – Актанышның технология техникумында электриклыкка белем туплый, кызлары Эльвина 7нче сыйныфта белем ала, ә бәләкәй уллары Динислам(нибары 2 яшь) Эльвирның әнисе Груня апа белән кала. 
Бозауларны карау – җиңел хезмәт түгел. Эчләре китмәү, асларындагы салам коры булу мөһим. Туу белән 2 сәгать эчендә бозауга угызны эчерү кирәк. Угыз туңдыргычларда саклана, аны җылыталар. Бозаулар сусап интегергә дә тиеш түгел, сулары алларында чиләк белән эленеп тора.


Эльвира Рәвил кызының эш көне төнге-иртәнге сәгать 3тә башланып китә! Килгәч тә ашата, сулар салып куя, асларын ала, сөт эчерә. Иптәшенә бик нык рәхмәтле Эльвира апа, ул аның кайтуына балаларны карап, мал-туарны ашатып, 4 сыерны савып куя. Авыл җирен бик ярата Эльвира, чөнки алай булмаса, шәһәр җирен ташлап авылга кайтмас иде.

- Хуҗалык җитәкчесе Дамир әфәнде Җәлилов һәр эшчесенә ярдәм кулы суза, йорт салган авыр вакытта да читтә калмый, дип билгеләп куйды әңгәмәдәшем. 


- Беренче эш көнем истә әлбәттә, бик куркып тордым. Кеше урынына гына чыккан идем, ул кеше чирләп тора иде. Эшнең рәтен дә белергә кирәк, җәй иде, бозауларның аеруча күп чагы. Курыксам да өйрәнеп киттем, сораштыра-сораштыра... Янәшәдәге бозаулар торагында эшләүче Гөлнур апа Хафизова – остазым булды. Ул иң башта монда эшләде, шуннан яңа торак салынгач китте анда. Киңәшләреннән калдырмады Гөлнур апа. Кайсы эшкә тотынсаң да, эшли башлаган гына мәлдә кыен бит әл,  дип тәүге эш көннәрен хәтерләде материалым героинясы.


Яшьләргә дә тәкъдим итә авыл җиренә кайтырга Эльвира. “Шәһәр җирендә дә әллә ни юк ул, ә авылда хезмәт белән тормыш матур” дигән гыйбарәне үз итә. 
Әни-әтиләре дә авыл хуҗалыгында эшләгән. Дүрт бертуган авыл хуҗалыгын шуңа күрә дә сайлаганнардыр ул, дигән уй да туа. Эльвира белән Гөлназ ханымнарның бертуганнары Гүзәл Әхмәтова – сыер савучы, Айнур Нуриәхмәтов – терлекче булып Яңа Әлемнең “Башак” хуҗалыгында хезмәт куялар. Иң кечкенә сеңелләре – Түбән Камада, балалар бакчасында эшли.
Дүрт бертуганның барысы да бер тармакта эшләгәч, очрашканда сөйләшүләре дә еш кына бу темага була икән. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», – диләр мондый эшсөяр гаиләләр турында. Шулай итеп, эш яраткан кешегә авылда да менә дигән итеп яшәргә була. Бүгенге көндә Гөлназ Шәгалиева һәм Эльвира Имамова да эшләренең сөенечле нәтиҗәләре белән куанып, киләчәккә матур планнар корып гомер итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев