Ачлыкны да, югалтуны да җиңгән гомер
Яңа Богады авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәния Имамехәмәт кызы Гыйльметдинова – үз язмышы аша бер гасырлык тарихны йөрәгендә саклаган кеше.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Автор фотосы.
Аның тормыш юлы – авырлыкларны җиңеп, кеше булып калуның ачык мисалы.
Ул 1930 елның 26 гыйнварында Иске Богады авылында туа. Тууы ук гади булмый аның. Әтисе нигезсез “бай” дип гаепләнеп, төрмәгә ябыла. Гаиләнең бар байлыгы бер тимер сабан гына булса да, шул чорның рәхимсез кануннары аларны читләтеп үтми. Әнисе Минҗиян апа шул вакытта Фәнияне көтә. Кайгы-
хәсрәттән күз яшьләре кипми аның: “Бу бала кайгы белән туар инде”, – дип өзгәләнә.
Әтисен төрмәдән кайтару тарихы исә чын батырлык үрнәге булып кала: унбер яшьлек абыйсы Мәсәлим, атка атланып, Минзәләгә кадәр барып җитә. Әтисен аякларыннан танып, ничек тә эчкә үтә һәм аны
кочаклап ала. Милиция кыйнаса да, “ул гаепле түгел” дип яклый. Бу батырлык, күрәсең, нәтиҗәсез калмый – күпмедер вакыттан соң әтиләрен иреккә чыгаралар. Шул вакытта Фәния дөньяга аваз сала. Алты балалы гаиләдә Фәния апа – бишенчесе.
Тик тормыш җиңеләйми. Ачлык, юклык, талау – болар барысы да кечкенәдән аның язмыш юлдашы була. Фәния апа өч сыйныф кына белем ала, аннан соң хезмәт юлы башлана.
Бөек Ватан сугышы еллары исә балачакны бөтенләй урлый. Әтиләрен армиягә алалар. Мәскәү янында хезмәт итә. Сугышның үзенә керми. Хәлсезләнгән әтисе авылына көчкә кайтып җитә.
Фәния апа, башка авыл балалары кебек үк, әнисе белән басуда эшли: башак җыя, дары чүбе утый. Бер кашык он өчен башкарылган бу хезмәт ул чор балаларының язмышын ачык күрсәтә.
– Ул вакытта икмәкне молотилкада сугыш. Хөршидә барабанчы. Мин урак белән көлтә кисәм. Кисә алмый тора идем, Хөршидә уракны тартып алды да: “Менә болай итеп кис”, – дип көлтәгә селтәнеп тә җибәрде, минем беләгемне кисеп тә алды. Ярый әле тамырына тимәде. Тотынды кулдан кан агарга. Мине өйгә кайтарып куйдылар. Урыныма Наиләне куйганнар иде, ул көлтәне кисә алмый, уракны молотилкага кертеп җибәргән. Бер атна өйдә торгач, мине килеп алдылар, – дип искә ала ул.
Бу – ул чор кешеләренә хас сабырлык һәм түземлек билгесе.
Сугыштан соң да авырлыклар кимеми. Егет-кызларны ерак якларга эшкә җибәрәләр. Фәния апа да 21 яшендә Свердловск өлкәсенә урман кисәргә китә.
– Бераз үсә төшкәч, гел ат җигеп эшләдем. Урманга киткәндә дә атымны сөя сөя киттем, – ди Фәния апа. Урман кискән вакытлар, андагы авырлыклар үзе бер тарих.
Анда ул тоткыннар һәм немец әсирләре белән бергә эшли. Ачлык, салкынлык, авыр хезмәт – барысы да көндәлек тормышка әверелә.
– Немецлар белән бергә агач та кистек. Эстакада белән агачларны вагонга да төядек. Ипине бер немец сата иде. Ул ипинең килгәнен көтеп, күзләр талып бетә иде. Бер буханка ипине икегә бүлеп бирә иде. Шуны да телемләп, иртәнгә, көндезгә, кичкә дип бүлеп куя идек, – ди ул.
Өч ел шундый тормыштан соң, яңадан шунда җибәрүләреннән куркып, ул 1955 елда Яңа Богады авылы егете Әнвәргә кияүгә чыга. Әмма гаилә бәхете дә озын булмый. Ире армиядә сәламәтлеген какшатып кайта, йөрәк авыруы белән интегә һәм 38 яшендә вафат була. Унике ел гына бергә яшәп калалар. Фәния апа өч бала белән тол кала.
Бу чорда аңа иң зур терәк – каенанасы Шәйдә апа була. Алар бергәләп балаларны үстерәләр, тормышны алып баралар. Әмма вакыт җитеп, ул да дөнья куя, һәм Фәния апа тагын да зуррак җаваплылык белән ялгыз кала.
Фәния апа гомере буе “Коммунизмга” колхозында хезмәт итә. Озак еллар фермада дуңгызлар карый. Бу эшнең никадәр авыр булуын ул елларны белгәннәр генә аңлый: тәүлек әйләнәсе
сакта тору, ялсыз хезмәт, төнлә генә үз гаиләсе өчен икмәк
пешерү...
– Дуңгызлар балалаганда
сакламасаң, үз баласын ашый. Шуңа гел сакта тордык, – дип сөйли ул.
Тырышлыгы, намуслы хезмәте бушка китми – ул һәрчак алдынгылар рәтендә була, Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Хезмәт итү дәверендә төзелештә дә эшли, бригадирлар нәрсә кушса, шуны башкара.
Ире үлгәндә кулында берни булмаса да, Фәния апа сынмый. Туганнары ярдәме белән ике өй, ике мунча сала, балаларын аякка бастыра. Әмма язмыш аны тагын сыный – улы Мәрвәнне югалту кайгысын кичерергә туры килә. Әлеге кайгыны иңнәрендә күтәрергә аңа кызлары Фәүзия белән Фирания, туганнары ярдәм итә, яшәүгә көч бирә.
Күпме газап-михнәтләр кичерсә дә, Фәния апа тормышка үпкәләп яшәми. Киресенчә, үткәннәрне сабак итеп кабул итә.
– Күпме кайгы күрсәк тә, эш белән онытылып җиңдек, – ди ул.
Бүген ул – өч онык, алты оныкчык әбисе. Кызы Фирания янәшәдә генә яши, әнисен карап тора. Фәүзиясе дә гел кайтып йөри.
Үз гомеренә нәтиҗә ясап, ул бүгенге буынга болай ди:
– Хәзерге тормыш оҗмах. Без күргәннәрне Аллаһы Тәгалә сезгә күрсәтмәсен. Тормышның кадерен белеп яшәгез.
Фәния апага әле күз тимәсен, ушы дөрес. Ел саен бер көн калдырмый ураза тота. Ил-көнгә иминлек теләп, догалар укый.
Фәния апаның язмышы – буыннарга васыять. Аның гомере безгә шуны искәртә: нинди генә авырлыклар килмәсен, кешене кеше иткән сыйфатлар – хезмәт, сабырлык һәм өмет – беркайчан да югалмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев