Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Әй, язмыш, язмыш: Бала каргышы (дәвамы)

Ахыры. Башын күтәреп Гөлчәчәккә карады, ул да елый-елый ишеккә атлады. Тамагына тыгылган төер аңа «хушыгыз» дип әйтергә дә ирек бирмәде. Саубуллашмыйча, бер сүз әйтә алмыйча, чыгып китте бәхетсез ана.

       Чакырылмаган кичке кунак китеп, шактый вакыт узды, бераз тынычланган ана телевизорны кабызды. Шәһәр яңалыкларын тапшыралар иде. Диктор рәсми хәбәрләрдән соң көн дәвамында шәһәр эчендә булган аварияләр, хәвефле хәлләр турында сөйли башлады. Шулчак ул: ярты сәгать элек кенә юл кичүендә бер билгесез хатынны машина бәрдереп качты, бәлагә юлыгучыны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаттылар, ә бу бәхетсезлекне күргән-белгән кешеләрнең милициягә шалтыратуын сорыйбыз, диде. Видеотасмага да төшереп өлгергәннәр. Фаҗига урынын, юлда хәрәкәтсез сузылып яткан әлеге ханымны да күрсәттеләр. Бу Гөлчәчәк иде, киемнәреннән танып алды аны Зөбәрҗәт, Рөстәмгә бер сүз дә әйтмәде. Тиз генә телефонга барып, ашыгыч ярдәм хастаханәсендә төнге кизүдәге иренә шалтыратты. Әле генә машина бәрдергән бер хатынны алып килделәр, ашыгыч операция ясый, дигән җавапны ишетте. ×ыккач та шалтыратсын әле, дип үтенде дә, трубканы куйды.

Рөстәм бу хәлләрдән соң бик йончыган, бик борчылган иде. Әнисе аны, урын җәеп: «Ял ит, улым», – дип, өстенә юрганына чаклы үзе ябып яткырды да Рәсүлнең шалтыратуын көтә башлады. Шактый вакыт узгач кына телефон тавышы төнге тынлыктагы өй эченә таралды.

– Бик катлаулы операция ясарга туры килде, әле генә чыктым. Ачуланма, әйтсәләр дә шалтыратырга мөмкинлегем булмады. Бер хатынны машина бәреп киткән, оча сөяге чәрдәкләнгән, умыртка баганасына зыян килгән…

– Хәле ничек соң? Терелерме? Аякка баса алырмы?

– Нигә дип әле син ул хатын турында өзгәләнәсең? Кем икәнен дә белмәгән килеш.

– Беләм шул, белгәнгә сорашам да. Рөстәмне үз әнисе эзләп килде, дигән идемме? Шул хатын ул. Кичке якта бездә булды. Елап, тәмам исәрләнеп чыгып киткән иде. Шул исәрлеге белән машина астына барып кергәндер инде, мескенкәй, – көнозын җен ачуларын чыгарган, саруын кайнаткан, хәзер менә бәлагә тарган хатынны Зөбәрҗәт хатын-кызларча чын-чынлап җәлләп куйды.

– Операция уңышлы үтте кебек, оча сөяге төзәлер, тик менә умыртка баганасы нык зарарланган, аякка баса алырмы-юкмы? Бик әйбәтләп дәваланса гына инде, – дип телефоннан сөйләшүгә нокта куярга ашыкты Рәсүл. – Калганын кайткач сөйләшербез, акыллым, юкка борчылма, Рөстәмгә сәлам әйт.

Бер атнадан ерак командировкадан кайткан ире килеп төште Гөлчәчәкнең. Килү белән хатынына операция ясаган хирург Рәсүлне эзләп тапты. Барын да сорашты. Терелерме, аягына басармы, дип кат-кат төпченде. Киңәшләр сорады. Бернәрсәм җәл түгел, соңгы тиенемә чаклы түксәм түгәрмен, әмма аны аякка бастырырмын, дип өзгәләнде.

– Ул бит Акбуага, әти-әнисенә кунакка кайтам дип киткән иде. Бу шәһәргә ничек килеп эләкте икән? Нинди йомышы булды икән? – дип аптырап кат-кат сорады.

Рәсүл дәшмәде. Гөлчәчәкне акча түләп ялланган ашыгыч ярдәм машинасына чыгарып яткыргач та аны озатырга дип чыккан Зөбәрҗәт тә бу сорауны ишетеп бер сүз әйтмәде. Сораса да, сорамый калмас, Гөлчәчәк үзе дә иренә улы барлыгын да, бу калага аны эзләп килгәнен дә әйтмәячәк инде, Рәшите бу хакта беркайчан да берни белмәячәк.


Нәсих ТАҖИ

Тәмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев