Басыйров абый эзләре...
Аны барлык укучылар да, укытучылар да, хәтта авыл халкы да “Басыйров абый”, дип йөртте.
Сәлимә ЯКУПОВА
Бу – аны олылап, яратып, хөрмәт итеп әйтелгән исем иде. Мулла кушкан исеме ничек икәнен, атасының исеме нинди булганын, хәзер дә, күп кеше белми торгандыр.
2026 ел юбилейларга бай ел. Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120, бөек Тукаебызга һәм язучы Фатих Әмирханга 140, СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлиловның тууына 130, революция җырчысы Һади Такташның тууына 125 ел һ.б.
Шулар белән бер рәттән, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, утыз елга якын Байсар урта мәктәбен җитәкләгән һәм аны югары үрләргә күтәргән алыштыргысыз директоры Миргалим Гыйлем улы Басыйровның тууына 100 ел тулды.
СУГЫШТА ЧЫНЫГА
Миргалим Гыйлем улы 1926 елның 20 гыйнварында Иске Айман авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтиләре 1931 елны күмәк хуҗалыкка кергәнче әле аларга озын юллар үтәргә, күп җәфалар чигәргә туры килә. Гаилә башлыгы 1935 елны вафат була. Миргалим башлангыч белемне туган авылында, аннары Пучыга җәяүләп йөреп укып, урта белем ала.
Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдагы бар эш хатын- кызлар һәм балалар җилкәсенә төшә. Җиңүне якынайту өчен алар бөтен көчләрен куялар. Миргалимнең ике абыйсы да фронтта һәлак була. Унсигез яше тулгач, 1944 елның мартында, Миргалимне дә сугышка алалар. Анда ул беренче Украина фронты гаскәрләре составында, маршал Конев җитәкләгән Армиядә фашист илбасарларына каршы сугыша. Автоматчы, пулеметчы сыйфатында утлы давыллар кичеп, Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый. Күкрәген “Праганы алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре бизи.
Әмма, сугыш бетсә дә, солдатларны туган җирләренә кайтарып җибәрмиләр, хезмәт итәргә калдыралар. Миргалим тагын алты ел көнбатыш Украинада, Львов шәһәрендә бандерачыларга каршы көрәшә. Бары тик 1951 нче елны гына аңа туган якларына кайтып керергә насыйп була.
УКЫТУЧЫ ҺӨНӘРЕН САЙЛЫЙ
Сугыштан кайткач, Миргалим Гыйлем улы Алабуга педагогия институтына укырга керә. Шунда булачак тормыш иптәше Гөлсем белән таныша. Яшьләр гаилә корып Иске Сәфәр авылына укытырга кайталар. Укытучылар институтын читтән торып тәмамлыйлар. Анда аларның кызлары Светлана һәм Гөлшат дөньяга килә.
1957 елны Иске Сәфәр сигезьеллык мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Басыйровны Калинин районы Исәнсеф авылы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ул анда башта ук яңа мәктәп салдыру эшенә керешә.
Алдагы тормыш юлында Басыйров абыйга тагын яңа мәктәпләр, интернатлар, укытучылар өчен шәхси йортлар салдырырга туры килә әле. Ул үзе дә шаяртып: “Минем бәхет мәктәп салдырудандыр инде”, - дия торган була.
Менә шундый юллар узгач кына, Миргалыйм Гыйлем улы Басыйров 1959 елның җәендә Иске Байсарга килеп төпләнә һәм яңа уку елын Байсар урта мәктәбе директоры вазыйфасында каршы ала.
БАЙСАР МӘКТӘБЕН
АЛДЫНГЫЛЫККА ЧЫГАРДЫ
Басыйров абый үзе директор булып эшләгән елларда, укытучылар һәм укучылар коллективын туплау, мәктәпне югары үрләргә күтәрү, район һәм республика күләмендә таныту өчен бар көчен, бар тырышлыгын куя.
Директор иртәдән кичкә кадәр мәктәптә. Аның сүзе үтемле дә, дәрәҗәле дә. Ул күп укый, күп белә, күп газета-журналлар алдыра. Укытучылар белемле булсын, укучыларга тирән белем һәм әдәп-әхлак тәрбиясе бирсен, укучыларны шәхес итеп тәрбияләсен, дип хыяллана. Дәресләрне кызыклы итеп үткәрсеннәр, балаларның белемнәрен арттыруның төрле юлларын уйлап тапсыннар, дип укытучыларның методик яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрүләрен кайгырта.
Байсар урта мәктәбе укучылары һәр елны укуда югары өлгереш һәм сыйфат күрсәттеләр. Мәктәптә һәр уку елы саен уртача 470ләп бала, 17-18 класс комплект булды. Районда үткәрелгән олимпиадаларда укучылар системалы рәвештә математика, физика, химия, биология, география, рус теле кебек фәннәрдән 1, 2, 3 нче урыннарны гына алдылар.
Республика олимпиадаларында катнашып призлы урыннар яуладылар.
УКУЧЫЛАРЫ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ
Мәсәлән, 1971- 1972 уку елында алты «отлично»га укучы кыз Роза Сәфәргалина (7 кл. математика), Резеда Әзһәмова (8 кл. рус теле), Розалия Сибгатуллина (8 кл. химия), Гөлшат Басырова (9 кл. физика), Гөлфинур Шәкүрова (9 кл. биология), Фәнүзә Әбуярова (10 кл. математика, химия) фәннәреннән Актаныш районында беренче урыннар алып, Казанда республика олимпиадаларында катнаштылар һәм анда да призлы урыннар алуга ирештеләр.
Үзешчән сәнгать көчләренең смотр концертларында мәктәбебез районда гел 1-2 урыннар гына яулады. Кайбер җиңүләрне әйтеп үтәсе килә. 1968 елны укучылар коллективының 120 кешедән торган хоры ике тавышка өч җыр җырлап, районда беренче урын алды. 1973 елны 10 Б классының 9 егеттән торган баянчылар ансамбле чыгыш ясап жюрины шаккаттырды. 1978 елны комсомолның 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән смотр концертында 10 А классының ВЛКСМ орденнарына багышланган чыгышы 1 урынга лаек булды. Бу турыда атаклы журналист Сәмигулла Хәйретдинов Татарстан яшьләре газетасында “Синең лачыннарың, комсомол!” дигән баш астында язып чыкты.
Директор укучылар үзидарәсенә зур игътибар бирде. Барлык отрядларда да Тимур командалары эшләде. Пионерлар үзләре курчак театры оештырдылар. Мәктәптә Ленин музеенда укучылар үзләре экскурсияләр үткәрде. Бәйрәм саен концертлар һәм монтажлар куелды, күңелле КВН нар, диспутлар, китап укучылар конференцияләре, викториналар бик еш уздырылды. Мәктәптә системалы рәвештә түгәрәкләр эшләде, “Пионер” һәм “Отличник” исемендәге стена газеталары чыгып килде.
Системалы рәвештә язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар булып торды: Илдар Юзеев, Габдрахман Минский, Гөлшат Зәйнәшева, Марс Шабаев, Хәсән Сарьян, Мостафа Ногман, Мәхмүт Хөсәен һ.б. Композиторлардан Сара Садыйкова, Аллаһияр Вәлиуллин, Заһит Хәбибуллин. Минзәлә, Әлмәт, Казан курчак театры артистлары белән очрашулар булды.
Укучыларыбыз спорт
ярышларында да алдынгылыкны бирмәделәр. Көзге кроссларда, ату һәм чаңгы ярышларында, җәйге спартакиадаларда елына 8әр кубок яулый иделәр.
Басыйров абый укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүне алга куйды. Шуның өчен җәй саен мәктәпнең хезмәт бригадасы колхозда дистәләгән гектар чөгендер һәм кишер эшкәртте, көз көне 30 гектар бәрәңге,15 гектар кишер, чөгендер алып бирде. Укучылар бригадасы кирпеч заводында эшләде, һәр җәйдә йөзләгән мең данә кирпеч сугылды.
ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕДЕ
1974 елны яңа мәктәп бинасы салына башлагач, югары сыйныф укучылары мәктәп төзелешендә дә катнаштылар, фундамент казу, төзелеш материаллары ташу, чистарту, җыештыру кебек эшләр башкардылар, төрлечә ярдәм иттеләр.
1978 елның җәендә мәктәп төзелеп беткәч, укытучылар һәм укучылар коллективы мәктәп бинасын яңа уку елына әзерләп өлгертү өчен, август ае буена шунда эшләделәр. Һәркем үз көченнән килгәнчә, яңа мәктәпне сафка кертү өчен тырышты. Беренче көннән үк кабинет системасына күчү өчен һәр фәнгә аерым кабинет билгеләнде һәм җиһазландырыла башлады. Тырышлык бушка китмәде, кабул итү комиссиясе яңа мәктәпне 1978-79 уку елына әзер дип тапты. 1 сентябрь көнне яңа мәктәп ачу һәм беренче звонок тантанасы үтте.
Укучылар җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашып, хезмәт сөеп, туган илебезнең патриотлары булып үстеләр. Дус, коллектив рухта тәрбияләнделәр. Тонналап металл ватыклары, макулатура җыеп тапшырдылар. Колхозга көл җыйнау, язын басуларда тирес тарату өмәләрендә актив
катнаштылар, фермаларда шефлык иттеләр. Җәйләрен дару үләннәре, имән чикләвеге җыю, яфрак-печән әзерләү кебек эшләрдә дә актив булдылар. Мәктәпнең тәҗрибә участогында төрле юнәлештә тәҗрибә эшләре алып барылды. Пионерлар ел саен авылда төрле җимеш агачлары һәм җимеш куаклары утырттылар.
Иван Головин исемендәге дружинада ЮДМ, ЮДП, ЮДД отрядлары төзелде. “Пионерия, алга, гел алга!” девизы белән үткәрелгән республика конкурсларында пионер дружинасы 1 нче урыннар алды.
Ул еллардагы Байсар урта мәктәбенең уңышлары санап бетергесез. Басыйров абый безнең мәктәп укучылары беркайчан да югалып калмасын, үзләрен күрсәтә белсен, башка мәктәп укучыларыннан өстенерәк булсын, дип тырышты. Мәктәп ишегалдында үтә торган линейкаларда ул “Байсар мәктәбе маркасын югары тотарга кирәк!”, дигән девизны укучыларга еш кабатлады.
ҮР АРТЫ ҮР
Укытучылар коллективы да, мәктәп директоры үрнәгендә, алдынгылыкка, заманчалыкка, матурлыкка омтылды. Алар югары сыйфатлы дәресләр күрсәтеп, укучыларга тирән белем бирү белән беррәттән, авыл халкына мәгърифәт нурлары таратты, концерт-спектакльләр куеп халыкка культура хезмәте күрсәтте; агитатор булып кыр станнарында, фермаларда колхозчылар алдында чыгышлар ясадылар; спорт ярышларында, туристик слетларда районда гына түгел, республикада беренче урыннар алып, үзләрен таныттылар, Байсар мәктәбе данын тараттылар. 1970, 1973, 1974 елларда Байсар мәктәбе укытучылары командасы туристик слетта районда 1 урын алып, Актаныш районы исеменнән чыгыш ясап, республикада 1 урын яулады һәм Идел-Кама-Агыйдел елгалары буйлап теплоходта юллама белән бүләкләңде.
Байсар урта мәктебендә тирән белем алып чыккан укучылар, керү имтиханнарын бик яхшы билгеләренә тапшырып, үзләре теләгән теләсә нинди югары уку йортларына укырга керделәр, студент булдылар, һәм ул уку йортларын тәмамлап, туган илебезнең төрле төбәкләрендә намуслы хезмәт куйдылар һәм куялар.
Байсар урта мәктәбен тәмамлап, соңыннан үзләре укытучы һөнәрен сайлаган укучыларны да йөзәрләп санап булыр иде.
Бүген дә Байсар мәктәбе гөрләп эшли. Хәзер инде мәктәп тә, класслар да бүтән, заманча, яңа. Әмма, Басыйров абый идеяләре яши, ул башлап җибәргән традицияләр дәвам итә. Мәктәбебез төрле юнәлешләрдә район мәктәпләре арасында алдынгылыкны бирми, “ Миргалим Гыйлем улы Басыйров исемендәге мәктәп” маркасын югары тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев