Гомер юлы – үзе бер дастан
Яңа Кормаш авылында яшәүче 98 яшьлек тыл һәм хезмәт ветераны Әһедәбә Шакирова – үзе бер гасыр тарихы.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Автор фотолары.
Сугыш ачысын да, хезмәт
авырлыгын да күргән гасыр анасы бүген дә сабырлыгы, ныклыгы, балаларына булган олы мәхәббәте белән сокландыра.
98 яшь... Бер гасырга якын гомер. Бу сан үзе генә дә күпне сөйли кебек. Әмма Әһедәбә әби белән сөйләшеп утырганда, еллар саны түгел, ә күңел ныклыгы, хәтер үткенлеге, фикер тирәнлеге гаҗәпләндерә. Ул үзенең тормыш юлын вакыйгадан-вакыйгага күчеп, бер генә детален дә төшереп калдырмыйча, җепкә тезгәндәй итеп бәян итә. Әйтерсең лә, бу гомер юлы чыннан да китап битләренә күчәргә тиеш.

ТАМЫРЛАРЫ – ТУГАН ҖИРДӘ
Әһедәбә әби 1928 елның 20 гыйнварында Яңа Кормаш авылында дөньяга килә. Әтисе Фәрхетдин, әнисе Шәмсесырур Фәрхетдиновлар гаиләсендә дүрт кызның төпчеге булып үсә. Төпчек бала булса да, иркәләнеп үсү насыйп булмый аңа. Заманы кырыс, тормыш таләпчән була.
Туган авылында җиде класс белем ала. Укуга омтылышы булса да, аннан ары мөмкинлекләр чикле була.
– Без күргәннәрне бер китап итеп язарлык, – ди ул, тирән итеп көрсенеп. – Унике яшьтән эшли башладым...
Бу сүзләргә ул чор кешеләре күргәннең барысы да сыйган.
САБЫЙ КУЛЛАРГА
ТӨШКӘН АВЫРЛЫК
Бөек Ватан сугышы башланганда Әһедәбә әле үсмер генә була. Әмма сугыш балачак белән исәпләшми. Ир-егетләр фронтка китә, басу-кыр, урман, ферма эшләре хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә.
Әтисе Фәрхетдин сугышка алынмый. Ул Бөек Октябрь революциясе чорында яраланган, ике бармагын югалткан була. Шулай да гаиләгә терәк булып яши. Әмма 1944 елда, нибары 55 яшендә, бакыйлыкка күчә. Бу кайгы да гаилә өчен зур сынау була. Әмма яшәргә, тормыш итәргә кирәк.
– Җиңү хәбәрен басуда ишеттек, – дип искә ала Әһедәбә әби. – Зират артындагы басуда җир казый идек. “Җиңү!” диделәр. Әмма өйгә кайтарып җибәрмәделәр. Көнгә биш сотый казымыйча, җирдән чыгармадылар. Сөенә-сөенә казуны дәвам иттек...
Җиңү шатлыгы белән хезмәт авырлыгы янәшә атлый ул көнне.
Ул елларда ашарга ризык, кияргә кием булмый. Беләкләре ныгымаган яшь кызларны Красный Бор урманына агач кисәргә җибәрәләр.
– Аякта йон оекбаш, өстеннән чабата, ике кат ыштан киеп юлга чыгабыз. Атка кирәк-ярак, ашарга дип, кешеләрдән җыеп биргән дүртәр килограмм бәрәңгене төяп, үзебез җәяү атлыйбыз. Көзен Идел аша чыкканда бозлар сыгылып-сыгылып кала иде.
Урманда дүртәр кеше бер фатирда тора. Көн буе агач кисәләр. Кич кайтканда, мичкә ягарга, чабаталарны киптерергә дип, утын күтәреп кайталар. Биек наратлар аудару – үзе бер
батырлык. Теләкәй авылыннан бер кеше һәм бер ат агач астында калып һәлак була. Бу фаҗига яшь кызларның күңелендә гомерлек яра булып кала. Ике кыш рәттән урманда эшләү сәламәтлеккә нык зыян сала.
Яз җитсә, иңсәгә сумка асып орлык ташу, җир кипкәч – бәләкәй арба белән йөртү. Сыер җигеп тырма тырмалау, көлтә ташу, заготзернога бару... берсе дә калмый. Анда барган өчен дүрт килограмм он бирәләр.
– Барысын да күрдек инде, – ди ул. – Безнең сыер бар иде, ачлыктан шул алып калды.
СУГЫШТАН СОҢГЫ ЕЛЛАР
Сугыш тәмамлана, әмма җиңеллек килми. Колхоз хезмәте дәвам итә. Бер гектар печән
чапмыйча, басудан чыгармыйлар. Бер гектар өчен – бер килограмм солы оны. Шуның белән көн күрәләр.
1952 елда авылдашы Вәкил Шакировка кияүгә чыга. Вәкил абый – алдынгы механизатор. Трактор да иярли, машина да йөртә, комбайнда да эшли, эретеп-ябыштыру эшен дә башкара. Кулыннан килмәгән эш булмый.
Ике тырыш йөрәк бергә кушылып, зур гаилә кора.
ТУГЫЗ БАЛА – ТУГЫЗ ШАТЛЫК
Шакировлар гаиләсендә тугыз бала дөньяга килә: алты ул, өч кыз. Өрлектәй егетләр, чибәр кызлар үстерәләр.
– Үскәннәрен дә сизмәдем, – ди Әһедәбә әби елмаеп. – Ул вакытта декрет юк иде. Балаларны каенанам карашты.
Каенанасы Миңнегаян, каенатасы Шакир белән озак еллар бергә яшиләр. Каенатаны паралич суга. Аны бергәләп тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. Каенанасы белән 24 ел тату гомер итәләр.
– Талашып яшәмәдек, дус-тату булдык, – ди ул.
Бу сүзләр артында – сабырлык, хөрмәт, гаилә кыйммәтләре ята.
Гомер итү дәверендә өч йорт салалар. Беренче йортны
Кыркаентүбәдән ат белән икесе ташыйлар. Бу – яшь гаиләнең үз көче белән тормыш коруының ачык мисалы. Парлы булып, тормышка куанып яшәгәндә, 1998 елда Вәкил абый 69 яшендә вафат була. Бик авыр була бу вакытлар. Тик нишлисең, язмыштан узмыш юк диләр. Түзәргә генә кала.
Әһедәбә әбигә бала кайгысы да күрергә туры килә. Берничә ел элек, ике улы Фаиле белән Гамиле бакыйлыкка күчкәннәр. Йөрәге мең кат телгәләнгән анага бу югалтуларны, авырлыкларны җиңәргә исән балалары, оныклары, оныкчыклары көч бирә.
Бүген ул кызы Фирдүсә, уллары Кафил һәм Ситдыйк белән яши. Балалары аны сабый баладай кадерләп, тәрбияләп тора.
Уллары Наил, Закир, кызы Фәндәлия – авылда, Әзһәния Чаллыда гомер итә. Алар да әниләренең хәлен белеп, кайгыртып яшиләр.
АВЫЛ ХӨРМӘТЕ –
ГОМЕР КӨЗГЕСЕ
Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина бу гаилә турында җылы сүзләр әйтә:
– Бүгенге көндә авыл кешесенең тормышына карасаң, аның ничек яшәешен аңларга була. Мин әлеге гаиләнең яшәешенә сокланам. Аларның капка төбеннән, өй эченә кадәр кулдан ясалган, бәйләнгән әйберләр каршы ала. Бу – тырышлыкны дәлилли. Балаларның күбесе шушы җирлектә хезмәт куялар. Балалары нык тәрбияле, әти-әниләренә игътибарлы. Бер-берсенә гел ярдәмләшеп яшиләр. Башка авылдашларына да гел булышалар. Әһедәбә апа авылдашлары белән дә гел яхшы мөгамәләдә булды,– ди.
Кызы Фирдүсә дә әнисе турында горурланып сөйли:
– Инәкәй безне әткәйгә хөрмәт белән үстерде. Кечкенәдән кул арасына керергә тырыштык. Бергәләп басуда чөгендер эшләп үстек. Мәктәптән соң авылда калдык. Мин сыер саудым, аннан Актанышта хисапчылар курсын тәмамлап учетчик булып эшләдем, сатучы булып лаеклы ялга чыктым. Инәкәебезгә рәхмәтлебез. Аның сәламәт булуын, исәнлеген телибез. Бик яратабыз, хөрмәт итәбез үзен. Безне сөендереп яшәсен иде әле, – ди.
ДОГАДА ҺӘМ РӘХМӘТТӘ
98 яшендә Әһедәбә әби әле дә газета укый, ил-көн хәбәрләре белән танышып бара. Район газетасын көтеп ала. Өй эчендә ипләп кенә хәрәкәтләнә, догаларын укый.
– Тормышымнан бик канәгатьмен, – ди ул. – Балаларым тәүфыйклы. Улларым беркайчан да уф димәде, йөземә кызыллык китермәделәр. Аллаһы Тәгалә барыгызга да сәламәтлек, имин гомер, киң ризык, уш-зиһен бирсен. Сезгә ачлык күрергә язмасын. Дөньялар тынычлансын иде...
Бу сүзләрдә – ачлыкны, сугышны күргән буынның иң зур теләге: тынычлык.
Әһедәбә Фәрхетдин кызы Шакирова язмышы – авыл тарихының тере битләре. Аның гомере хезмәт белән, сабырлык белән, гаиләгә тугрылык белән үрелгән. Ул – буыннар чылбырының нык бер боҗрасы.
Мондый кешеләр яшәгәндә, авылның тамыры корымый. Аларның хәтере – безнең уртак тарихыбыз, сабырлыгы – безгә үрнәк, догасы – безгә фатиха.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев