Һөнәрчеләр һәм укымышлылар нәселе
Актаныш районы Күҗәкә авылында яшәүче Рәскать һәм Рәмилә Хәертдиновлар “Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең район этабына әзерләгән нәсел шәҗәрәсе унҗиденче гасырга барып тоташа.
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары.
Араларында төрле һөнәр ияләре үсеп чыккан. Киез итек басучылар, балыкчылар, игенчеләр, терлекчеләр. Хезмәт тәрбиясе белән бергә, аларның буыннар чылбырында аң-белемгә омтылыш көчле. Биология фәннәре докторы, ветеринария фәннәре галиме, табиблар да бар.
– Әткәй Әнвәртдин 7 балалы гаиләдә үскән: 4 малай, 3 кыз. Аталары Хәертдин бабай, аның бертуган энесе Хөснетдин (аның улы Мөхәмәтдин прокурор була, репрессия чорында атып үтерелгән). 1948 елгы олы абыем Равил Әнвәретдин улы – Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фәннәр докторы, фәнни китаплар авторы. Татар атларын булдырып, республикага бүләк итте. 1951 елгы уртанчы абыем Рафак Әнвәретдин улы, лаеклы ялга чыкканчы, зоотехник-лаборант хезмәтен башкарды. Сеңлем Гөлшат Әнвәретдин кызы да гаиләсе белән Казанда яши, – дип таныштырды Рәскать Хәертдинов.
Үзе ул Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Фрунзе исемендәге хуҗалыкта икътисадчы, партия оешмасы секретаре, “Ташьелга” хуҗалыгы рәисе, фермер булып эшләде. Күҗәкә авыл җирлегенә караган барлык авылларның тарихын барлап, китаплар бастырып чыгарды.
Хәертдиновлар күргәзмәгә киез итек басу калыбын алып килгәннәр иде. Рәскать Әнвәретдин улының – бер шөгыле ул. Әле хәзер дә киез итек баса алуын әйтте. Итекче һөнәре – буыннан-буынга кадәр күчеп, хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән ядкарь.
Нәселдә һәвәскәр балыкчылар да бар. Баҗана елгасына балык тотарга йөриләр. Аннан бик күп төрле ризык әзерләп була. Хәертдиновлар елга балыгын онлап кыздырырга, киптерергә, консервлап куярга яраталар. Балык кәтлите, уха һәм балык бөккәне дә тәмле килеп чыга. Шулай ук үлән чәйләре дә киптерәләр.
Бибиҗамал әбиләренең унтугызынчы гасырдан калган күлмәге дә гаилә күргәзмәсендә урын алган.
Рәскать Хәертдинов нәсел шәҗәрәсен әтисе ягыннан төзегән.
– Шәҗәрә агачын төзергә нәрсә этәрде?
– Кызыксыну, бабайларымның нәрсә белән шөгыльләнгәнен беләсе килү теләге.
– Башка төрле шәҗәрәләрегез дә бармы?
– Үземнең әти, әни ягыннан, җәмәгатем Рәмиләнең әтисе, әнисе ягыннан шәҗәрәләр ясадым. Аларны “Авыл җаны – Күҗәкә горурлыгы” китабында урнаштырдым.
Фестивальдә Хәертдиновлар, тугызынчы, унынчы, унберенче буын вәкилләре, милли киемнәрдә чыгыш ясадылар.
Гаилә ядкарьләрен саклау, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәү – Хәертдиновлар нәселенең иң зур кыйммәтләренең берсе. Алар яшь буынга хезмәт сөючәнлекне, туган җиргә мәхәббәтне, милли гореф-гадәтләрне тапшырып яшиләр. Нәсел тарихын өйрәнү аша авыл тарихы да яңара, онытылган исемнәр кабат хәтергә кайта.
Күргәзмәгә килгән кунаклар да Хәертдиновларның бай тарихына соклануларын яшермәделәр. Борынгы көнкүреш әйберләре, гаилә фотолары, кулдан эшләнгән ядкарьләр һәркемдә зур кызыксыну уятты. Мондый чаралар яшьләрдә үз тамырларына хөрмәт тәрбияли, нәсел тарихын өйрәнүгә этәргеч бирә.
Авыл халкы арасында да Хәертдиновлар гаиләсе һәрчак активлыгы, ярдәмчеллеге белән хөрмәт казанган. Алар мәдәни чараларда, авыл бәйрәмнәрендә катнашып кына калмыйча, яшьләргә милли традицияләрне, кул эшләрен һәм туган як тарихын өйрәнергә ярдәм итәләр. Нәселнең үткәнен барлау алар өчен гаилә истәлеге генә түгел, ә киләчәк буыннарга калдыру өчен зур рухи мирас та булып тора.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Рәскать Хәертдинов 1954 елда Калинин районы Үмәнәй авылында туган. Тормыш иптәше Рәмилә Хәертдинова – тумышы белән Минзәлә районыннан. Һөнәре – медицина белгече, фельдшер-акушер булып эшләде. Үткән ел хаҗ кылып кайтты, намазга баскан. Төпчек уллары Илдар 2022 елның 27 октябреннән бирле махсус хәрби операциядә катнаша.
Рәскать Хәертдинов:
– Су басу аркасында Үмәнәй авылы 1973 елда мәҗбүри таратылып бетте. Без Күҗәкә авылына күчендек. Минем исәпләвем буенча, безнең авыл 1727 елда оешкан булырга тиеш. Киләсе 2027 елда аның 300 еллыгын бәйрәм итә алабыз. Күрше Адай авылы 1627 елда барлыкка килгән, аның оешуына 2027 елда 400 ел тула.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев