Актаныш

Актаныш районы

16+
Әй, язмыш, язмыш!

Иҗат һәм язмыш

Максатка тугрылык – нәселдән килгән көч

 

Филиза ГОМӘРОВА

Автор фотолары.

Яз башының иң якты, иң назлы бәйрәме – 8 Март алдыннан иҗади, максатчан кызлар турында уйланмый мөмкин түгел. Нәфислек, зирәклек, сабырлык һәм шул ук вакытта кыюлык – болар барысы да хатын-кыз табигатенә хас сыйфатлар. Әмма иҗат юлын сайлаган, милләт язмышы өчен җаваплылык алган яшь кызлар турында сүз барганда, бу сыйфатлар аеруча тирән мәгънә ала.

Шундыйларның берсе – Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең иң яшь әгъзаларының берсе, Казан утлары журналы хезмәткәре, шагыйрь һәм язучы Алинә Хәбибуллина.

 

Иҗат орлыгы – нәсел туфрагында

 

Алинә иҗатка очраклы килеп кермәгән. Аның тамырлары тирәндә. Дәү әнисе Зәлифә Әхмәтгалиева – лаеклы ялдагы укытучы, төрле иҗади бәйгеләр җиңүчесе, публицистик һәм әдәби әсәрләр авторы. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә бүген дә каләм белән дус. Аның хезмәт сөючәнлеге, фикер тирәнлеге, сүзгә җаваплы карашы оныгы күңелендә дә чагылыш таба.

Зәлифә ханымның бер кызы – Айгөл Әхмәтгалиева – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган язучы һәм журналист. Ә Алинәнең әнисе Сөмбел Хәбибуллина – аның бертуган сеңлесе. Ул да иҗатка битараф түгел, сүз кадерен белеп яши.

Менә шулай, бу гаиләдә иҗат – очраклылык түгел, ә буыннан-буынга күчеп килгән рухи чылбыр. Сөмбелнең кызы Алинә шул иҗади эстафетаны дәвам итә. Әдәбият һәм журналистика өлкәсендә кыю адымнар ясап, интернет сәхифәләрне заманга яраклаштырып алып баруы да – нәселдән килгән зирәклек һәм заманча фикерләү нәтиҗәсе.

Үз юлын иртә тапкан кыз

 

Әтәс авылында туып-үскән Алинә кечкенәдән активлыкка өйрәнеп үсә. Әти-әнисе Айдар һәм Сөмбел Хәбибуллиннар – районның хөрмәтле педагоглары, икесе дә мәктәптә укыта. Өйдә китап рухы, фикер хөрлеге хөкем сөрә.

Казан федераль университетының татар теле һәм әдәбиятын укыту юнәлеше буенча магистратура тәмамлаган кызның һөнәр сайлавы очраклы түгел. Ул бу турыда болай ди:

– Мәктәптә укыганда ук үземнең кайсы юлдан барырга теләвемне тәгаен белә идем. Югары уку йортына кергәндә максатым нык булды.

Әлбәттә, унберенче сыйныфны тәмамлаганда икеләнүләр дә булган. Әмма ул күңелендәге төп юнәлештән тайпылмаган. Татар журналистикасын сайлап, иҗат мохитенә тагын да ныграк чума.

 

Җаваплылык арткан мизгел

 

Студент елларында ук эшкә чакыру алу – үзе бер сынау. “Казан утлары” кебек бай тарихлы журналда эшләү – яшь белгеч өчен зур ышаныч та, зур җаваплылык та.

Алинә ул чактагы халәтен яшерми:

– Иң беренче чиратта, каушап калдым, – ди.

Ләкин иҗат дөньясында кайнау, конкурсларда катнашу, аерым алганда, “Глаголица” бәйгесе аны мөхәррирләр белән таныштыра. Ә өченче курста укыганда яңа проектка кушылырга тәкъдим килә.

“Классика тарихы” проекты – әдәбиятны заманча форматта тәкъдим итү омтылышы. Узган гасырда журнал битләрендә дөнья күргән әсәрләрне яңача ачу, галимнәр фикерен туплау, авторларның якыннары белән әңгәмә кору – болар барысы да киң аудиторияне җәлеп итүгә юнәлтелгән. Видеотапшырулар сайтта һәм социаль челтәрләрдә урын ала.

Бүгенге яшьләр телефон белән яши икән, димәк, әдәбият та шул мәйданга чыгарга тиеш. Алинә моны яхшы аңлый.

Тел язмышы – йөрәк эше

 

Татар теле киләчәге турында сорау Алинәне битараф калдырмый. Ул шәһәргә килеп тә милли мохиттән аерылмый, чөнки тирәлеге – үзе кебек үк татарча фикерләүче яшьләр.

Аның фикере ачык һәм ышанычлы:

– Безнең буын арасында татарча сөйләшкән, милли сәнгатебез белән кызыксынган яшьләр җитәрлек.

Шул ук вакытта ул гаилә тәрбиясенең әһәмиятен ассызыклый:

– Беренче чиратта, өйдә туган телдә аралашу кирәк.

Тел – очрашуларда гына саклана торган кыйммәт түгел, ул көндәлек тормышта яши. Кечкенәдән сүзгә сак караш тәрбияләү – милләт киләчәгенә салынган нигез ул.

 

Каләм юлы – балачактан

 

Алинәнең беренче мәкаләсе беренче сыйныфта ук район газетасында басыла. Кошлар турында ике абзацлык кечкенә язма – әмма зур юлның башы.

Узган ел аның “Чәчләремдә – шомырт исе” исемле беренче китабы дөнья күрде. Анда яшьләр тормышы, ата-ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, дуслык, хыянәт кебек темалар күтәрелә. Язучы буларак, ул җәмгыятьтәге катлаулы сорауларга җавап эзли.

Иҗатның җаваплылык икәнен ул бигрәк тә Язучылар берлегенә кабул ителгәч тоя:

– Милләтем алдындагы җаваплылыкны мин Язучылар берлегенә алынгач кына ныклап аңлый башладым. Хәзер үземне милләт алдында язарга тиешле дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев