Сынауларны җиңә-җиңә алга атлый
Яңа Әлем авылында гомер кичерүче, һәрвакыт оптимистик рухта булырга тырышкан, читтән караганда сәламәт кешеләрдән бер нәрсә белән аерылмаган Гөлчәчәк Фасикованың язмышы күпләрне тетрәндерерлек.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Автор фотосы.
Гөлчәчәкнең балачагы да башка балаларныкы кебек уза. Ул 1974 елның 25 нче
октябрендә Яңа Әлем авылында Дөлфинә апа белән Фәрит абый гаиләсендә дөньяга килә. Әмма Гөлчәчәккә тулы гаиләдә үсәргә насыйп булмый. Әти-
әнисе аерылыша. Әнисе кызын алып, Чаллы шәһәренә чыгып китә.
Гөлчәчәк Чаллы шәһәренең 2 нче мәктәп-гимназиясендә укый. 18 яше тулгач, Яңа Әлем авылы егете Рамилгә кияүгә чыга. Яшь пар Түбән Кама шәһәренә яшәргә күчә. 1993 елда олы уллары Риназ, 1996 елда икенче уллары Илназ туа.
Инде торак мәсьәләсен дә хәл итү җае чыга. Гөлчәчәк, ире белән бергә идарә йортына караган торак-коммуналь хуҗалыгы системасында хезмәт куя. Аларга ике бүлмәле фатир бирәләр. Булганына шөкер итеп, тагын да яхшырак яшәргә дип, матур планнар корып, гаилә 2000 нче елны каршы ала. Эчтән генә теләкләр телиләр. Әмма язмыш дигәнең син теләгәнчә генә булмый шул. Яңа елның беренче көне үк гаиләгә үз сынавын җибәрә.
Куллары тотмый башлый
1 гыйнвар көнне йокыдан уянуга, Гөлчәчәк сул кулының бармак башларының оюын сизә. Әмма ул аңа артык игътибар бирми. Ләкин, тора-бара ул кулы авырта, әйберләр тотмый башлый. Ел ярымнан соң чир уң кулына да күчә. 2003 елда ике кулы да эшләми башлый. Гөлчәчәккә эшен калдырырга туры килә.
Ул вакытта әнисе Яңа Әлемдә урын өстендә яткан әнисен тәрбияли. Гөлчәчәк кечкенә ике баласын әнисенә кайтарып, Түбән Кама шәһәре хастаханәсенең баш неврологына бара. Аңа Казан хастаханәсенә юллама бирәләр.
– 2004 елда ике тапкыр Казан хастаханәсенә бардым. Шул елның ноябрь аенда миңа 3 төркем инвалидлык бирделәр. 2005 елдан республика клиник хастаханәсендә дәвалана башладым. Анда мине үзебезнең Актанышта туган табиб егет Ярмиев дәвалады. Алга таба ел саен шул хастаханәгә барып ятып, дәвалану алдым. 2009 елдан миңа группаны гомерлеккә бирделәр. Шуннан соң, ятып дәваланмый башладым. Әмма барып күренеп торам.
Гөлчәчәккә билгесез генезның өске очлыкларының геровиталь полиневропатиясе дигән диагноз куялар. Моны дәвалап булмый, сезгә моның белән алга таба яшәргә өйрәнергә кирәк була. Дарулар эчеп торсагыз, хәлегез бераз җиңеләер, диләр.
– Балаларымның берсе дә укырга кермәгән. Бер кулым гына эшләмәгәндә җайлырак иде. Икенчесе белән ашарга әзерли идем. Ике кулым да эшләми башлагач, миңа дөнья туктап калган кебек тоелды. Хатын-кыз башың белән ашарга да әзерли алмау, нык авыр, – дип күз яшьләре белән искә алды ул вакытларны әңгәмәдәшем.
– Иптәшегез ярдәм иттеме?
– Әйе, ашарга әзерләргә аның эштән кайтканын көтеп утыра идек. Чәй кайнатып эчерергә дуслар килештерә иде. Бездән ерак түгел генә Иске Кормаш авылыннан Луиза апа (хәзер ул мәрхүмә инде) килә иде. Аннан олы улымның янында торып, әкренләп кенә бәрәңгеләр әрчергә, суганнар чистартырга өйрәттем. Шулай икәүләп, ашлар пешерә идек. Кич эштән кайткач, иптәшем ярдәм итте. Кер юу машинасында керләрне юып куйсам, ул сыгып элә иде. Барлык авыр эшләрне дә ул эшләде.
Авыл һавасы да булышыр, яшәргә дә бераз уңайлы булыр дип, 2008 елда алар Түбән Камадагы ике бүлмәле фатирларын сатып, Яңа Әлем авылыннан йорт сатып алалар. Аны зурайталар, үзләренә яраклаштырып ремонт ясыйлар.
Кабат яшәргә өйрәндем
Кашык тотып ашый алмаган, ручка тотып яза алмаган көннәре күп булса да, инвалидлыкны бик тиз генә бирмиләр аңа. Аның артыннан дүрт ел дәвамында йөрергә туры килә.
Хәзер Гөлчәчәк дарулар эчеп кенә тора. Елга ике тапкыр дәвалану курслары да үтә.
Фельдшерыбыз Любага зур рәхмәт. Бер вакытта да үтенечемне кире какмый, ярдәм кулын суза, ди ул.
Аңа барысына да яшь бала кебек кабаттан өйрәнергә туры килә. Кашык тотып ашый, ручка тотып яза башлый.
– Язарга өйрәнгәндә, тырыша-тырыша, бармак аралары кабарып чыга иде. Әмма мин барыбер туктамадым. Аллаһка шөкер, хәзер озак эшләсәм дә, барысын да үзем эшләргә тырышам. Салатлар да ясыйм. Иремнең эштән сәгать ничәдә кайтасын чамалыйм да, салатка кирәкле әйберләрне турап, пешереп, әзерләп торам. Ул кайткач, банкаларга тутырып, ябып куябыз. Компотларны да шулай ясыйбыз.
Гөлчәчәккә авыр күтәрергә дә, борчылырга да ярамый. Гел ярамый дип торып булмый бит. Кайвакыт ярамыйга карамый дияргә дә туры килә, дип елмая Гөлчәчәк. Риназлары Альбина белән гаилә коргач, беренче оныкларын дүрт күз белән көтеп ала алар.
– Амелиябыз вакытыннан алда туды. Кечкенә генә. Сөясе, күтәрәсе генә килә бит. Нишләргә? Хәзерге яшьләр бала туу белән кием кигереп куялар. Карап тордым, тордым да, шапылдатып пеленка белән төрдем дә, Аллаһка тапшырып, оныгымны күтәреп, рәхәтләнеп сөйдем. Икенче оныгым тугач та, шулай күтәрдем. Шулай итеп, әкренләп кенә яшәргә, дөнья көтәргә тырышып ятам.
Аллаһыма мең рәхмәт
– Бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?
– Әлһәмдүлилләһи шөкер. Чирли башлагач, минем белән берәр нәрсә булса, ике балам кемгә кирәк, дип еладым. Әни кешенең уенда шул бит инде. Ир үзенә икенче хатын табар. Ә минем балалар икенче хатынга кирәк булырмы икән, дип уйладым. Аллаһы Тәгаләдән ике баламны карап үстерергә насыйп булсын, дип ялварып сорадым. Аллаһыма мең шөкер, балаларыбызны үстердек, армия сафларына озаттык. Олы улыбызны өйләндердек. Әле йөреп торганда дип, кибеттә сатучы булып та эшлим, – ди Гөлчәчәк.
Әле ул җирлектәге башлангыч инвалидлар оешмасын да җитәкли.
– 2018 елның ноябрь аенда Дилбәр Миркасыйм кызы, кеше тапканчы шушы вазыйфага алынуымны сорады. Мин риза булдым. Хәзер дә шул эшне алып барам. Бүгенге көндә җирлектә 85 инвалид бар. Аның 5се – бала. “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев ярдәме белән менә өченче ел инде, инвалидлар декадасы кысаларында күчтәнәч каплары өләшәбез.
Әлеге хезмәтләре өстенә ул әле волонтерлык белән шөгыльләнә. Авылның тынгысыз, уңган хатын-кызлары белән махсус хәри операциядәге егетләргә маскировка челтәрләре үрәләр. Аны Гөлчәчәк иң элек үзе өйрәнеп кайта. Соңыннан калганнарга да өйрәтә. Энесе Илнар махсус хәрби операциягә киткәч, ярдәм итү теләге тагын да арта аның.
– Илнар әтиегезнең икенче гаиләсендә туган энегез бит. Әтиегезгә үпкә хисләре сакламыйсызмы?
– Юк, сакламыйм. Әти икенче гаиләсе белән Кыркаентүбә авылында яшәде. Индира апа белән аларның ике уллары туды. Без алар белән гел аралашып яшәдек. Безне ташлаганга әтигә бер үпкәм дә булмады. Аларга кунакка барып йөрдек. Энеләрем белән дә дус булып, аралашып үстек. Балаларым белән дә кунакка кайта идек. Индира апа да безне какмады. Ул онкология белән авырганда да янына барып йөрдек. 11 ел элек вафат булды. Үләр алдыннан да: “Миңа ачу тотма, әниеңә дә әйт. Әгәр Фәрит белән кушылалар икән, ризамын. Тик бер үтенечем бар, минем балаларны какмасын”, – диде. Әтинең дә вафатына өч ел булды инде.
Олы энем Илнар 2023 елның октябрь аенда МХОга эләккән иде. 2024 елның март аеннан хәбәрсез югалучылар исемлегенә керде. 2 октябрьдә үлгән дип игълан иттеләр. Гәүдәсе алып кайтылмаган. Гәүдәсен алып кайтып, җирләсәк тә, бераз җиңел булыр иде.
Догасыннан калдырмый
Язмыш бу гаиләгә сынауларын җибәрә тора. Моннан дүрт ел элек, 67 яшьлек әнисенә февраль аенда бер-бер артлы ике операция ясыйлар.
– Ун көн наркоздан айный алмады. Уянгач, аягына баса алмады. Шуннан иптәшем, балалар белән киңәшләшеп, әнине Түбән Камадагы хастаханәдән, үзебезгә, Әлемгә алып кайттык, – ди Гөлчәчәк. Дөлфинә апага 2 төркем инвалидлык бирәләр.
Аның оча-бот буыннарын алыштырырга кирәк. БСМПга исәпкә басканнар. Чират көтәләр. Дөлфинә апа өйдә коляскада гына йөри. Әкренләп кенә, зур тырышлык белән диванга, йомышлау өчен чиләккә күчеп утыра ала. Кашык тотып ашый. Телевизор карый.
– Әнине тәрбияләүдә ирем һәм балаларым нык ярдәм итәләр. Улларым күтәреп мунчага алып баралар. Әнине коляска белән алып бару өчен уңайлы булсын дип, мунчаның баскычларын җайлап эшләдек. Ишекләрен киңәйттек.
– Кызыма да, киявемә дә, оныкларыма да миңа күрсәткән игелекләре өчен рәхмәт әйтәм. Алдагы көннәрендә дә тигез булып, рәхәт тормышта яшәүләрен телим. Догалар укыйм, – ди Дөлфинә апа.
Ананың теләкләре һичшиксез кабул булыр. Көчле рухлы, барлык авырлыкларны да җиңә баручы, яшәүнең кадерен, тормыш тәмен белүче Гөлчәчәккә алдагы тормышында да сабырлык һәм ныклык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев