Актаныш

Актаныш районы

16+
Әй, язмыш, язмыш!

Хөкем гаделлеге – намус эше

Кеше язмышын хәл итү – җиңел бурыч түгел. Һәр карар артында язмышлар, өметләр, кайчак фаҗигаләр тора.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Автор фотосы.

 

Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 16 февралендәге 93 нче Указы нигезендә Актаныш район суды рәисе итеп билгеләнгән Айнур Нәҗип улы Хаҗиев – нәкъ менә шундый җаваплы юл сайлаган шәхесләрнең берсе. Аның белән һөнәр серләре, тормыш юлы һәм гаделлеккә карашы турында сөйләштек.

– Айнур  Нәҗипович, сезнең һөнәр сайлавыгыз балачак хыялларыгыз белән бәйлеме?

–  Дөресен әйткәндә, кечкенәдән теш табибы булырга хыяллана идем. Әмма мәктәптә 7–8 сыйныфларда укыганда гаиләбезнең бер таныш
юристы: “Син юрист булырсың”, – дип киңәш бирде. Мин аның сүзләренә колак салдым. Шул рәвешле тормыш юнәлешем үзгәрде.

–  Юридик белемне кайда алдыгыз?

–  Мәктәпне тәмамлагач, 1997–2002 елларда Казан дәүләт университетында юридик белем алдым. Белгечлегем – юриспруденция.

–  Хезмәт юлын кайдан башладыгыз?

– 2002 елда Татарстан
Республикасы прокуратурасы системасында эшли башладым. Төрле елларда Норлат шәһәр прокуратурасында тикшерүче, өлкән тикшерүче, Сарман районы прокуроры урынбасары, Әлмәт шәһәр прокуроры ярдәмчесе булып эшләдем. 2015 елдан    Сарман суд районы буенча
1 нче суд участогы җәмәгать
судьясы вазыйфасын башкардым.

– Хезмәт юлын башлаганда авырлыклар булдымы?

–  Әлбәттә, бу эшне җиңел дип әйтеп булмый. Прокуратурада да, судта да һәр карар кеше язмышына кагыла. Һәр очракны үзең аша үткәрергә, үзеңне шул кеше урынына куеп карарга кирәк. Кеше безне чиста бүлмәдә, ак күлмәк киеп кенә утыра дип уйлый. Була шундый моментлар, урамга чыгып, кулга көрәк тотып эшлисе килә.

–  Судья булып эшли башлагач, беренче караган эшегез хәтердәме?

–  Әйе, ул административ эш иде. Исерек килеш руль артына утырган шофер турында.

–  Судта карар чыгару авырмы? Икеләнүләр буламы?

–  Яшермим, бик авыр. Чөнки һәр эштә ике як бар: гаепләнүче һәм зыян күрүче. Икесен дә тигез карарга кирәк. Моңа өстәп, законда язылганча, судья үзенең эчке тоемлавына да таянырга тиеш. Икеләнгән вакытта Казандагы кураторларга шалтыратасың. Коллегалар белән киңәшләшәсең. Ике якны да тигез карарга кирәк. Бер якны гына яклап, икенчесен кыерсытырга ярамый. Законга таянып эш итәргә кирәк. Җинять кылган кеше инде җәзасыз калырга тиеш түгел.

–   Сезнең карарлар югары инстанция тарафыннан кире кагылган очраклар булдымы?

–   Әйе, берничә эш кабат карарга кайтарылды. Әмма нәтиҗәдә элекке карарлар нигезендә үк җәза билгеләнде.

 

Яңа урында –

яңа көч белән

 

–   Актанышта эшкә кереп китү авыр булмадымы?

–   Коллектив белән эшкә килгәч таныштым. Судья Хәмит Янгиров белән алдан таныш идем. Коллектив нык әйбәт. Мин аларның теләктәшлеген сизәм. Шуның өчен эшкә кереп китү авыр булмады.

–   Судта эш күләме зурмы?

–   Аз түгел. Кайчак көненә 4–5 эш карыйбыз. Зур эшләр атналар буе бара. Административ та, җинаять эшләре дә бар. Актанышта караган беренче эшем юл-транспорт һәлакәте белән бәйле иде, анда кеше һәлак булган иде. Ришвәт буенча караласы эшләр дә бар.

–   Судьяның эш көне ничек башлана?

– Мин иртәнге  сәгать 5–6ларда ук эшкә киләм. Бүген, иртәгә буласы эшләрне барлыйм. Документлар әзерлим. Аннары инде суд утырышлары башлана.

–  Ябык һәм ачык суд утырышлары арасында аерма бармы?

–   Зур аерма юк дияр идем. Ябыкта кеше азрак, ә ачыкта теләгән һәркем керә ала. Әмма икесе дә бер үк дәрәҗәдә
җаваплылык таләп итә.

–   Хезмәт дәверендә күңелгә аеруча авыр кереп калган эшләр булдымы?

–  Менә бу эш авыр дип аерып әйтеп булмый. Каралган эшләрнең һәрберсе авыр, күңелгә кереп кала, кат-кат уйлыйсың. Бер-ике мисал китерәсем килә. Бу Актанышта булган хәл түгел.

ДАИ инспекторлары бер шоферның исерек булуын раслау өчен аны берничә тапкыр хастаханәгә алып баралар, видеога төшерәләр. Теге кешедән сорыйм: “Больницага бардыгызмы?”  “Бардым”, – ди. “Өрдегезме?” – дим. “Өрдем”, – ди. “Нигә алайса, сиңа беркетмәне “өрүдән баш тартты’ дип төзегәннәр?” – дим. “Белмим”, – ди.

ДАИ инспекторыннан сорыйм: “Өрдеме?” – дим. “Өрде”, – ди. “Алайса нигә беркетмә төзедегез?” – дим.

Икенче очрак. Машина белән магазин янына килеп туктыйлар. Видеодан күренеп тора: зәңгәр спортивка кигән кеше машинадан чыга, ә рульдә коричневый кием кигән кеше утыра. Әмма беркетмәне зәңгәр киемле пассажирга төзиләр. “Нигә пассажирга төзедегез?” – дим. “Шоферы айнык иде бит”, – диләр. Шуның өчен һәр очракны бик җентекләп тикшерергә кирәк. Чөнки сүз кеше язмышы турында бара. Полиция дә, прокуратура да, судьялар да шуның өчен эшли.

 

Эретеп-ябыштыру – хоббие

 

–  Эштән тыш мавыгуларыгыз бармы?

–  Соңгы биш елда балыкка йөри башладым. Су буенда рәхәтләнеп тынычланып кайтам. Моңа өстәп, җиде-сигез ел инде эретеп-ябыштыру белән шөгыльләнәм, тимерләр бөгәм. Минем әти агач мастеры. Агачтан әйберләр төзеп йөрде. Ә мин тимерне сайладым. Үзлегемнән эретеп-ябыштырырга өйрәндем. Беседкалар, мангаллар, утыргычлар ясыйм. Сату өчен түгел, үзебезгә, туганнарга, дусларга.  Бу минем хобби инде. Эштә көне буе кәгазь арасында. Эштән соң, гаражга чыгып, тимер бөгә башлагач, баш ял итә. Хәзер әле өйгә атнага бер генә тапкыр кайтыла.

–  Гаиләгез турында да сөйләп үтсәгез иде.

–  Тормыш иптәшем Лилия белән өч бала үстерәбез. Улыбыз Айназ  Казанда гадел хөкем университетының 4 курсында укый. Уртанчы кызыбыз Алия 11 сыйныфны тәмамлый, кечесе Амелия 7 нче сыйныта укый. 

– Район халкына нинди теләкләрегез бар?

–  Актаныш – матур, күңелемә якын район. Әнием дә шушы яклардан. Район халкына теләгем шул: законнарны бозмыйча, матур гомер итсеннәр. Ниндидер гамәл кылганчы, аның ахыры ни белән тәмамланасын яхшылап уйласыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев