Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Әй, язмыш, язмыш: Әнкәй-бәгърем, эчмә инде!

Гүзәл затка хәмер аеруча зарарлы.Хатын-кызлар арасында эчкечелек зур тизлек белән тарала. 2021 елда ул, аннан алдагысы белән чагыштырганда, 7 процентка арткан. Бу күрсәткечтә табибка мөрәҗә­гать итмәгән, яшереп эчкән­нәр исәпкә алынмаган, билгеле.Ә гү­зәл затларның бу сырхавы, гадәттә, чит күзләрдән яшеренгән була.

              Редакциягә килгән хат юлларыннан: “Миңа беренче рюмканы ирем бирде. Аны бик чирканып кына эчеп куйдым. Икенчесен сузды, анысын яртылаш кына эчә алдым. Бу вакытта миңа 25 яшь иде.

            Илгә “кризис” дигән афәт ябырылгач, ул эчүгә сабышты. Кибеттә генә түгел, урамдагы киоскларда да аракы саталар. Икмәккә акча булмаса да, аракыга табыла. Иргә азрак калсын, эшкә баралсын, махмырдан җәфалан­масын дип, үзем дә ярыйсы гына эчә башладым. Бер-ничә елдан аракы сазлыгында идем инде. Бу хәлне башкалардан яшереп маташтым, яшерә алмый башлагач, гарьләнеп яшәлде. Якынна-рың­ны утка салуыңны белү аеруча кыен.

Ниһаять, котылдым аракы сөременнән. Кара болыт арасыннан кояш чыктымыни! Иртән уянганда баш авыртамы, юкмы, дип күз ачарга куркасы юк – тора­сың да эшкә йөгерәсең. Транспортта авыз капла­мый­сың, хезмәт­тәш­ләрең белән курыкмыйча исәнлә­шә­сең. Кичтән җитәр-җит­мәс акчаңа икмәк-сөт янына “ярты” кыс­тырасы юк. Өйдәгеләргә кичке ашны ни җитте генә әзерләмисең, төрлән­дерә­сең, уйлап чыга­ра­сың. Атнасына бер юыл­ган идән, төсләре тоныкланган савыт-саба, тастымаллар күзгә күренеп чистарды, ир­тәгә киеләсе киемнәр кичтән үк әзерлә­неп куела башлады. Болары көнкүрештәге “яңалык­лар”. Ә күңел халә­те?! Дөнья шулкадәр матур, син шундый көчле, акыллы, шат күңелле! Аракысыз да табыннарда утырырга, күңел ачарга була икән. Баштарак сәерсенеп карасалар да, барысы да тиз күнегә, кыстамый башлыйлар. Эчкән чакта әйләнә-тирәдә гел салмыш кеше­ләр иде, хәзер алар сирәгәйгәннән-сирәгәя. Күпләр сиңа ияреп кенә эчкән икән, хәзер алар да аек. Кайчандыр тешен кысып кына түзгән балалар белән сөйләшеп сүз бетми, эчмә, әни, дип җанны телгә­ләүче юк...
Ә күпме акча янга кала?! Юк, иптәшләр, аек тормышымны башкага алмаштырасым юк! 


                Хат авторы хатын-кызлар өчен алкоголизм – бетмәс чир дигәнне инкарь итә. Аның фикеренчә, хатын-кызга эч­кечелектән котылу, ир-атлар белән чагыштырганда, җиңел­рәк тә түгелме икән әле. Чөнки аңарда мотивация, этәргеч көчлерәк, ул – Ана. Балаң­ның: “Әнкәй-бәгъ­рем, эчмә инде”, – дип өзгә­лән­гәнен күрмәс өчен әллә ни­ләр эшләрсең! Аннары, кайсы хатын-кызның аракыдан күгел­җем төскә кергән битле, сүнгән карашлы буласы килсен – матур буласы килә аның! Хат авто­рының тормыш тәҗрибәсе хәмергә үрелгән кулларны туктата алса, без шат булыр идек.

                Белгечләр фикеренчә, хатыннарда да, ирләрдә дә алкоголизмның сәбәпләре күптөрле: үзеңә ышанмау, курку, уңышсызлыкка очрау, кешеләр белән мөга­мә­лә кора белмәү. Ә хәмер чик­ләр­не юа. Кешенең дө­рес итеп ял итә белмәве дә сәр­хүшлеккә китерергә мөмкин. Бары тик спиртлы эчемлек-ләр эчеп кенә ял итә алам дип уйлау – зур ялгышлык.
             Якыннарыгыз хәмер белән дуслаша икән:

             Иң элек аның белән утырып сөйләшегез. Максат әрләп акылга утырту түгел, ә аны аңларга тырышу булсын. Сөйләшү барышында эчә башлау сәбәпләре ачык­ланырга мөмкин.
                     Әгәр дә сөйләшү барып чыкмаса, аның өчен абруйлы булган кеше белән сөй­ләш-тереп карагыз. Һәркем­нең хөрмәт иткән кешесе булмый калмый.
                   Алкоголизм – авыру. Психика бозылуның бер төре. Яман шешне өйдә дәвалап булмаган кебек, эчкечене дә белгечләргә күренмичә аякка бастырып булмый. Авыру белән психолог, наркологка бару мөһим. Үзе кебек үк авыру­лардан торган төркем бе­лән бергә терапия алу дә­валануда уңай нәтиҗәләр бирә. Төркемдәшләр бер-берсенә теләктәшлек белдереп, дәвалану курсын яхшырта гына. Әгәр дә бел­геч­­кә барырга теләми икән, ультиматум куегыз. Бу – авыруны сагайтачак.
              Әлбәттә, авыруның ихтыяр көче булуы – мөһим компонент.

             Спорт йә иҗат белән шө­гыльләнә башлау дәва­ла­ну­да ярдәм итә. Җанга якын хобби табып, алкогольне онытып торырга мөмкин. Аннан соң иҗади күзаллау эчәсе килү теләге тудыра торган сигналларны баса. Бу – белгечләр тарафыннан расланган факт.
                 Әлбәттә, аралашу мохитен үзгәртү. Шешәдәш­ләр белән аралашуны туктату, чөнки алар кабат упкынга өстерәячәк.
            Дәвалану узганнан соң, авыру кабат шешәгә үре­лер­гә мөмкин. Моңа әзер булырга һәм фаҗига ясамаска кирәк. Авыру белән кабат эшли башлау зарур. Онытмыйк: алкоголизм – хроник чир. Авыруга кадәр барып җитмәвең хәерле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев