Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Актанышта «Автосессия - 2023» үткәрелде: Җиңүчеләр билгеләнде

Ул елдагыча ике этаптан торды. Тәүгесе — теоретик белемне тикшерү булса, икенче биремдә — практик өлештә яшь шофёрлар үзләренең осталыгын исбатладылар.

Автосессия яшьләр арасында юл йөрү кагыйдәләре белемнәрен ныгыту, яшьләрдә транспорт йөртү культурасын тәрбияләү һәм юлларда йөргәндә җаваплылык хисе булдыру максатында үткәрелә. Биредә гадәттә студентлар ифрат актив катнаша. Конкурс Актаныш районының ЮХИДИ бүлеге тарафыннан оештырыла.

ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова «Актаныш-информ» журналистларына интервью вакытында билгеләвенчә:

— Бәйгенең төп максаты — яшь машина йөртүчеләр арасында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту, укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү. Оештыру комитеты исеменнән автомәктәп директоры Раушания Камил кызы Андриановага ихлас рәхмәтлегебезне белдерәбез!

 

Катнашучылар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Автомобиль белән фигуралы идарә итү» этапларында ярышып, үзләренең белемнәрен һәм машина белән уртак телдә булуларын күрсәтә белделәр. Алар бәйге күнегүләрен югары төгәллек һәм дөреслек белән үтәделәр. Чара районның автомәктәбе базасында гамәлләштерелде.

Актаныш районы буенча ЮХИДИ өлкән инспекторы Артур Җиһаншин белән сөйләшеп алдык:

— Рейдларны һәм төрле махсус профилактик операцияләрне еш үткәрәбез. Алар барышында яшьләрнең юл кануннарына битараф булулары да еш ачыклана. Иң еш юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу төрләренә тукталсак:

  • таныклыксыз идарә итү;
  • исерек килеш руль артына утыру;
  • машиналарының алгы тәрәзәләрен тонировкалаулар(ә бу закон нигезендә ярамый!).
  • Әлеге гамәлләр буенча административ хокук бозулар буларак протоколлар төзибез һәм җәза билгеләнә.

Ә менә бүген осталыкларын һәм тәвәкәллекләрен күрсәткән яшь райондашларыбыз бик тәртипле, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмыйча йөриләр. Афәрин, егетләр.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: беренче пьедесталга — Илнур Салихов күтәрелде, Рифат Миргалимов — 2 урынны яулады, 3 урынга Борис Абышев чыкты. Айдар Бәхтиев һәм Айназ Фатыйхов та сынатмады, үзләрен яхшы водительләр буларак таныттылар. Алда республикакүләм этап та бар, җиңүче анда да катнашырга хокуклы. Егетләргә имин юллар, алга таба да яңадан-яңа уңышлар телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев