Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Бүген Чаллы шәһәре янында зур бөке хасил булып Казанга бару юлы ябылды

М-7 трассасында бөкеләр хасил булуга зур йөк машиналары һәм автобуслар сәбәпче.

 Кичә, 16 гыйнварда көчле буран булу сәбәпле зур габаритлы автомобильләргә йөрү тыелган иде.   

- Фураларны трассага чыгармыйлар, алар ике рәт булып юл кырыена тезелгән. Бары җиңел автомобильләр уза алсын өчен бер буш рәт калдырылган. Ләкин чикләү булуга карамастан, фуралар барыбер җиңел машиналар юлына чыгалар. ЮХИДИ хезмәткәрләре бу йөк машианаларын туктатып йөртүчеләренә кагыйдәләрне аңлатып кире боралар,- ди юлдагы вәзгыять турында шаһитлар. 

Бөкеләр шәһәрдәге җәмәгать транспорты эшенә кире йогынты ясый, кайбер маршрут автобусларын шәһәр халкына бер сәгатькә якын көтәргә туры килә. Күпләр иртән эшкә соңга калган.

М-7 трассасы аша бүген Казанга баручы райондашларыбызга да кире борылып кайтырга туры килгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев