Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Ышаныч һәм иминлек

Яшьләр тормышында куркынычсызлык культурасы

Актаныш яшьләре өчен «Төнге бүреләр» байкерлары белән очрашу — мототехникага булган кызыксынуны юл куркынычсызлыгы таләпләре белән бәйләп сөйләшү мөмкинлеге биргән бик файдалы чара булды.

Әлеге мөһим чараны оештыручы- Актаныш районы Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе, полиция майоры Ренат Шәмсиев. Нәкъ аның актив инициативасы һәм тырышлыгы аркасында яшьләр өчен шундый бай эчтәлекле һәм онытылмаслык чара тормышка ашырылды.

"Төнге бүреләр" байкерлары белән очрашу

Ренат Радик улы яшьләр һәм балалар алдында тирән эчтәлекле чыгыш ясап, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлегенә аерым басым ясады. Ул нинди генә транспорт чарасы белән юлга чыксалар да, яшьләрне һәрвакыт игътибарлы, сак булырга һәм юлда бер-берсенә хөрмәт белән карарга чакырды. Шәмсиевнең яшь буын белән турыдан-туры, ачык аралашуы һәм аларга юлдагы җаваплылыкны аңлатуы чараның төп үзәге булды.

Ике сәгатькә якын дәвам иткән очрашу ахырында катнашучылар өчен кызыклы викторина оештырылды. Иң актив катнашкан яшьләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

"Төнге бүреләр" байкерлары белән очрашу

Яшьләр мондый үзенчәлекле очрашуны югары дәрәҗәдә оештыруы, яңа мөмкинлекләр ачуы һәм турыдан-туры файдалы киңәшләр бирүе өчен Ренат Радик улы Шәмсиевкә тирән рәхмәтләрен җиткерде.

"Төнге бүреләр" байкерлары белән очрашу

Ренат Шәмсиев инициативасы белән узган мондый очрашулар — яшьләрнең кызыксынуларын хуплау белән беррәттән, аларда юлдагы җаваплылык һәм куркынычсызлык культурасын формалаштыруда мөһим һәм җитди адым булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев