Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Ышаныч һәм иминлек

Велосипедларда җилдереп, авариягә тарырга язмасын...

Кичләрен яки ялларда велосипедта йөрергә урамга чыксаң...

Велосипедта йөргәндә түбәндәге кануннарны үтәргә кирәк:

  • 14 яшькә кадәр велосипедта транспорт өчен ябык булган мәйданчыкларда һәм юлларда гына йөрергә мөмкин
  • 7 яшькә кадәр балалар тротуардан, җәяуле һәм велосипед юлыннан гына йөрергә тиеш
  • 7 яшькә кадәрле велосипедчыларны өлкән кеше озатып йөрергә тиеш. Я булмаса, мондый баланың өлкән кешенең велосипедында махсус утыргычта алып барылуы шарт. Велосипед пассажир өчен урындык белән җиһазланып, аяк кую өчен табаннары да булырга тиеш. Пассажир утырткан велоспедчы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә тиеш
  • 7 яшьтән 14 яшькә кадәр паркларда, ишегалларында, стадионнарда, кырда, велосипед юлларында йөрегез
  • 14 яшьтән юлга велосипедларда чыгарга рөхсәт ителә
  •  Велосипедчы юлны аркылы чыкканда җәяулеләрнең юлны аркылы чыгу урыныннан велосипедтан төшеп, велосипедны җитәкләп чыгарга тиешләр.

Юл йөрү кагыйдәләрен һәркемгә белергә һәм үтәп йөрергә кирәк!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев