Актаныш районында ЮХИДИ инспекторлары таныклыксыз мототехника йөртүчеләрне тоткарлады
Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның чираттагы очраклары теркәлде: ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан мопед һәм мотоцикл белән тиешле хокуксыз идарә иткән ике райондашыбыз ачыкланды.
1 июнь көнне 2009 елгы яшүсмер, транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмыйча торып, мопеды белән юлга чыккан. ЮХИДИ инспекторлары җилләрне буйсындырып чапкан яшь егетне бик тиз күреп ала. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе
Административ хокук бозулар кодексының 12.7 маддәсе, 1 өлеше нигезендә административ беркетмә төзелә һәм материаллар балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелә. Билгеле булганча, мопед белән идарә итү хокукы 16 яшьтән бирелә, әмма әлеге яшүсмернең тиешле таныклыгы булмаган.
Шул ук көнне 2007 елгы гражданин эндуро-мотоцикл белән тиешле категория таныклыксыз идарә иткәндә хокук сакчылары игътибарына эләгә.
Егетнең автомобиль йөртү таныклыгы бар, әмма мотоцикл белән идарә итү өчен аерым «А» категориясе кирәк. Транспорт чарасының куәтенә карап, бу таләп мәҗбүри булып тора.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга тагын бер кат искәртә: транспорт чарасы белән идарә итү өчен тиешле категорияле таныклык булу мәҗбүри. Автомобиль йөртү таныклыгы булу мотоцикл яки мопед белән идарә итәргә хокук бирми.
Юлларда иминлек һәркемнең җаваплылыгына бәйле. Кагыйдәләрне үтәү – үзегезнең дә, башкаларның да гомерен саклау дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев