Искә алыгыз: 7-13 август көннәрендә «Мотоцикл» оператив- профилактик чарасы уза
7-13 август көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә «Мотоцикл» оператив- профилактик чарасы уза.
7 августтан Татарстанда «Мотоцикл» кисәтү чарасы башланды. Бу чара мотоцикл, скутер һәм мопед йөртүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Тиешенчә теркәлмәгән мототехникаларны барлауга аеруча игътибар биреләчәк.
Хәзер ата-аналар балаларына урамда йөрергә дип нинди генә техника алып бирми! Яшүсмерләр бер —берсеннән күреп кызыга, иптәшләрендә күргән техниканы сорый, таләп итә башлый. Әмма шуны да уйласагыз иде, кадерле ата-аналар, 12-14 яшьлек улыгыз юл кагыйдәләрен беләме? Ашыгыч хәл-вакыйгалар килеп чыккан очракта үзен ничек тотарга, транспортны ни рәвешле идарә итәргә, җәяү баручының өстенә килеп менмәскә кирәген аңлыймы?
Гади генә кагыйдәләрне онытып, мотоциклчылар еш кына үзләрен үзләре куркыныч астына куя. Ике тәгәрмәчле техникалар катнашындагы фаҗигаләр юлларда кабатлана тора. Онытмагыз, бу төр транспортка утыргансыз икән, сезнең гомер кыл өстендә дигән сүз. Транспортка балагызны утыртканчы, ныклап сөйләшегез-кайда, кайчан, ничек йөрергә аңлатыгыз!
Мотоцикл уенчык түгел, иң куркыныч транспорт чарасы. Анда утыру өчен, беренчедән, йөртү күнекмәләрең, тәҗрибәң булу, икенчедән, руль артына бары тик аек килеш кенә утыру шарт, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев