Татарстанда 7 гыйнварда көчле кар һәм буран көтелә
7 гыйнварда Татарстанда көчле кар явуы һәм җил тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк буран көтелә.
Дәүләт автоинспекциясе юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу ихтималы турында кисәтә. Шуңа бәйле рәвештә трассаларның кайбер участоклары вакытлыча ябылырга һәм хәрәкәткә чикләүләр кертелергә мөмкин. Машина йөртүчеләргә мөмкин булганча торак пунктлардан читкә барудан баш тартырга киңәш ителә, бигрәк тә 12:00 дән 22:00 сәгатьләрдә. Шулай ук буран аркасында күрү мөмкинлеге начараю куркынычын да исәпкә алырга кирәк. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен катлаулы участокларда өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары кизү торачак. Дәүләт автоинспекциясе саклык чараларын үтәргә һәм мөһим булмаган сәфәргә чыкмаска чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев